Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәүдәт Сөләйман Тукай бүләгенә тәкъдим ителде


Җәүдәт Сөләйман "Вакыт касәсе" китабын тәкъдим итү кичәсендә. 15 март 2015
Җәүдәт Сөләйман "Вакыт касәсе" китабын тәкъдим итү кичәсендә. 15 март 2015

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Җәүдәт Сөләйманны "Сүтелә йомгак" китабы өчен Тукай бүләгенә тәкъдим итте.

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галим, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманны "Сүтелә йомгак" китабы өчен Тукай бүләгенә тәкъдим итте.

2011 елда Татарстан китап нəшриятында басылып чыккан җыентыкта "шагыйрьнең ил, халык язмышы, аның тарихы, яшәү мәгънәсе хакындагы лирик-фәлсәфи уйлануларны эченә алган шигырь һәм поэмалары туплап бирелгән" диелә.

Җәүдәт Сөләйманны Тукай бүләгенә тәкъдим итү карары татар әдәбияты кафедрасы утырышында тикшерелгән һәм институтның гыйльми шурасы аны бертавыштан хуплап Тукай бүләге комиссиясенә юлланган.

Кафедра мөдире Әлфәт Закирҗанов Азатлыкка әйтүенчә, "Тукай бүләге зур казанышлар өчен бирелергә, аңа тәкъдим ителүче шәхесләр әдәбиятның берәр өлкәсенә җитди яңалык алып килергә тиеш. Сөләйман бу таләпләргә тулысынча җавап бирә. Аның иҗаты интеллектуаль укучыга атап язылган, шигърияте – тормыш-яшәеш мәсьәләләре аша туган ил, халык, татар милләте, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында җитди фәлсәфи уйлануларга этәрә. Әдип 16 җыентык авторы, кайбер әсәрләре музыкага да салынган, ул – "Тамырлар", "Иске Казан" кантаталары, "Болгар җиле" ораториясе, "Болгарым" симфониясе авторы."

Җәүдәт Сөләйман – күпкырлы шәхес. Галим, техник фәннәр докторы, академик, КФУ профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты мөдире. Институтның төп юнәлешләрнең берсе – татар теле вә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр.

Фәнни хезмәтеннән тыш ул иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара, "Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең проектлары җитәкчесе.

Җәүдәт Сөләйман – Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, мәгърифәтчеләрнең Һади Атласи исемендәге, Чуашстан татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге, мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләре иясе.

XS
SM
MD
LG