Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада БРИКС министрлары эшсезлек мәсьәләләрен карады


Уфада БРИКС министрлары эшсезлек мәсьәләләрен карады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

Уфада БРИКС министрлары эшсезлек мәсьәләләрен карады

Уфада БРИКС илләренең хезмәт һәм мәшгульлек министрлары форумы уза. Анда Русия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка илләре вәкилләре катнаша.

Уфада БРИКС илләренең хезмәт һәм мәшгульлек министрлары форумында сыйфатлы һөнәри белем бирү, мәшгульлек хезмәтләрен үстерү, хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итү, һөнәри авыруларны кисәтү кебек мәсьәләләр каралды. Җыенда катнашучылар үз илләрендә эшсезлек артуга борчылу белдерде.

Русиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков үзенең чыгышында, Русия үзәк банкының һәм финанс министрлыгының хәзерге сәясәте илдә эшсезләр санының тагын да артуына китерәчәк, дип белдерде. Ул илнең икътисадында ашыгыч үзгәрешләр башларга чакырды.

Русиянең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Максим Топилин форумны ачу тантанасында ясаган чыгышында социаль хезмәттәшлек, пенсия бирүдә һәм хезмәт кануннарын реформалау, социаль иминият мәсьәләләрендә килешүгә ирешүгә өмет итүен белдерде. Чарада катнашкан Халыкара хезмәт оешмасының генераль директоры Гай Райдер БРИКС илләре вәкилләренә икътисади сәясәт үткәрүдә, мәшгульлекнең нәтиҗәлеген күтәрүдә техник ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде. Ул форумның көн тәртибенең кыю булуын да атады:

"БРИКСка кергән кайбер илләрдә тотрыклылык юк. Глобаль дәрәҗәдә алар эшсезлектә ачык күренә. Безнең мәгълүматлар буенча, узган ел дөньяда эшсезләр саны 1,7 миллионга җитте. Алдагы ике елда ул 3,4 миллионга җитәр дип фаразлана. Бу бик хәвефле. Уфадагы бу очрашу нәтиҗәле булыр дип ышанам."

25 гыйнвар Уфа һәм Кытай вәкилләре очрашуы да узды. Инвесторлар йортында узган чарада Башкортстан үсеше корпорациясе һәм Кытайның “Ляонин Нефтемаш” компанияләре арасында сөйләшүләр узды. Анда Стәрлетамак шәһәрендә индустриаль парк төзү мәсьәләсе тикшерелде. Әлеге парк барлыгы 2,1 километр мәйданны биләячәк. Сөйләшүдә салым ташламалары һәм башка оештыру эшләре тикшерелде. Стәрлетамак индустриаль паркын төзү буенча килешүгә узган елның 22 отябрендә үткән ШОС һәм БРИКС илләренең кече эшкуарлык форумында ирешелгән иде. Килешүне “Башкортстан үсеше корпорациясе җитәкчесе Артем Киреев һәм Кытайның “Ляонин WOLF Нефтемаш” компаниясе башы Яо Гуанвэнь имзалаган иде.

БРИКС илләренең хезмәт һәм мәшгульлек министрларының бу тәүге җыелуы булды. Форум нәтиҗәләре буенча БРИКС илләренең хезмәт министрлары декларация имзалады.

Форумда Башкортстан җитәкчеләре дә катнашты. Җыенны ачу татанасында республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тәбрикләү чыгышы ясады. Хәмитов бу чараның республиканың бәйләнешләрен үстерү өчен мөһимлеген билгеләде һәм республиканың киләчәктә дә БРИКС чаралары өчен даими очрашу урыны булырга әзерлеген әйтте.

Ул шулай ук 2019 елда Халыкара хезмәт оешмасына 100 ел тулу уңаеннан Уфада форум уздыру тәкъдимен күтәрде.

Белешмә: Халыкара хезмәт оешмасы БМОныңхезмәттә социаль гаделлек өчен көрәшүче оешмасы. Ул 1919 елда төзелгән, 1946 елдан БМОның беренче агентлыгы итеп үзгәртелә. Аңа 185 дәүләт керә. 1969 елда Халыкара хезмәт оешмасы Нобель премиясенә лаек була. Оешманың баш-фатиры Женева шәһәрендә урнашкан. Аның генераль директоры Гай Райдер. Ул бу вазифага 2012 елда сайланган.

XS
SM
MD
LG