Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ком рәссамнары Чаллыда күргәзмә оештырды


Чаллыда яшәүче Алинә Хәйруллина ком белән рәсемнәр ясый
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:26 0:00

Ком һәм пыяла, яктылык һәм күләгә, рәссамның кул хәрәкәтләре ярдәмендә гаҗәеп сәнгать әсәрләре туа. Ясалган әсәр санаулы гына мизгелләр яши һәм аңа алмашка яңалары килә.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге иҗат ярты гасыр элек барлыкка килгән. 2016 елда шушы юнәлештә эшләүчеләр беренче тапкыр халыкара күргәзмә оештыру чарасына керешкән. Ком графикасы күргәзмәсен Украинаның Харьков шәһәреннән Анастасия Меленцова, Анна Ружинская оештырган. Күргәзмә проектын Беларустан Дарья Котюх һәм Ольга Радецкая эшләгән.

Күргәзмәгә куелган ком рәсемнәрен Беларус, Литва, Русия һәм Украинаның 27 шәһәреннән 38 оста эшләгән. Шушы осталар арасында Казаннан Ләлә Явкина, Ижаудан Елена Ведерникова, Чаллыдан Алинә Хәйруллина да бар. Чаллыда узган күргәзмәдә алар да катнашты һәм кызыксынып килүчеләргә ком рәсемнәренең ничек ясалуын да күрсәттеләр. Алинәнең күз иярмәс тизлектә комнан рәсем ясаулары дистәләгән тамашачыны сокландырды һәм ул алкышларга лаек булды. Соңыннан Азатлык Алинә Хәйруллина белән аерым сөйләште.

– Алинә, әңгәмә башында ук комнан рәсемнәр, сурәтләр ясауга, әлегә артык киң таралмаган шушы иҗатка ничегрәк кереп китүең хакында бераз сөйләп китмәссеңме?

– Телевидениедәге “Минута славы” тапшыруында әлеге матур сәнгатьне күрдем һәм инде шундук кызыксыну хисләре туды. Шул кызыксынуларым нәтиҗәсендә ком белән сурәтләр ясарга да тотындым. Мин үзем рәссам һәм ком белән рәсем ясау сәнгате миңа тиз бирелде. Шунысын да әйтим, әлеге иҗат эше миңа бик тә ошый.

– Бу юнәлешкә кереп киткәндә остазларың, киңәшләр бирүчеләр дә булгандыр бит?

– Мин бу иҗатка үзлегемнән өйрәндем. Шушы хакта интернет язмаларына мөрәҗәгать иттем, телевидениедән махсус тапшырулар да карадым. Нәтиҗәдә осталыгымны шундый юллар белән үстердем һәм үстерә барам. Бүген менә Чаллыда “Ком графикасы күргәзмәсе” эшли башлады. Ул беренче Халыкара күргәзмә исеме астында оешты. Чөнки биредә Беларус, Литва, Русия һәм Украинада яшәүче иҗат әһелләренең эшләре куелды. Ком белән ясалган бу эшләр фотога төшерелә һәм инде интернет аша шушы күргәзмәгә тупланды.

– Алинә, син Чаллы кызы буларак билгеле инде. Шулай да, әйтеп китсәң иде, үзеңнең, әти-әниеңнең тамырлары кай якларга барып тоташа?

– Әти белән әнием Чирмешән районының Бәркәтә авылыннан. Ул бик матур авыл. Балачагым, яшьлегем шунда үтте, дип тә әйтә алам. Ә болай, чыннан да, тумышым белән Чаллы каласыннан.

– Менә шушы ком белән рәсем ясау сәнгатенең киләчәге бар дип саныйсызмы, ул кешегә нәрсә бирә?

– Әлеге иҗади шөгыль балалар өчен бик файдалы. Ул моториканы аеруча яхшырта. Сәнгати яктан да бик матур бит. Комнан ясала торган шушы иҗатны мин рәсем сәнгате белән янәшә торырга тиеш, дип саныйм.

* * *

Әлеге әңгәмә күргәзмәнең рәсми ачылышына санулы минутлар калганда гына булган иде. Рәсми ачылыш вакытында күргәзмәдә рәсемнәр сатылуы, аннан җыелган акчаларның церебраль паралич белән авыручы баланы дәвалауга тапшырылачагы да әйтелде.

XS
SM
MD
LG