Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар балалар бакчасында тентү булды


27 гыйнвар Кырымның Джанкой шәһәрендә Elif кырымтатар балалар бакчасыннан барлык китапларны алып киткәннәр. Тәрбиячеләр бүген прокуратурага чакырылган.

Джанкойдагы балалар үзәге җитәкчесе Лутфия Зудиева, "ФСБны балалар китаплары кызыксындырды", диде. 27 гыйнвар үзенең Фейсбук сәхифәсендә ул Elif кырымтатар балалар үзәгенә тентү белән килделәр, дип язды. Тикшерүчеләр кырымтатар һәм төрек телендә барлык китапларны алып киткән. Лутфия Зудиева ул вакытта якын танышларының гаиләсендә җеназада булган. ФСБ аны шунда көтеп торган. Тагын ике тәрбиячене сорау алуга чакырганнар. ФСБ балалар бакчасына мәгариф министрлыгы, санэпидстанция һәм полиция белән бергә килгән. Тикшерүчеләр бакчага йөрүче ике баланың гаиләсендә булып сабыйлардан да нәрсәдер сорашкан.

Балалар үзәге җитәкчесе Зудиева тикшерүчеләр белән адвокатсыз сөйләшүдән баш тарткан. Бүген тәрбиячеләр яңадан прокуратурага чакырылган.

28 гыйнвар шулай ук Акмәчеттә мәчетне корал тоткан битлекле кешеләр япкан. Бу хакта Фейсбукта Кырымтатар корылтае әгъзасе Заир Смедляев хәбәр итте.

Яулыклы кызларга яу башланды

13 гыйнвар Акмәчеттә 16 яшьлек Эльвина Разакова югалган дип хәбәр ителде. Берничә көннән хокук яклаучы Эскендер Бариев, Кырымда ике мәет табылган, шуларның берсе Эльвина булырга мөмкин, дип белдерде. Полиция бу мәгълүматны кире какты.

Барлык мәгълүмат чаралары кыз турында хәбәрдар булган кешеләргә полициягә түгел, ә аның әтисе Абдульзиз Разаковка шалтыратырга куша һәм аның телефон номерын бирә. Әмма Эльвина инде күптән әтисе белән яшәми. Сәләфи мәзһәбендәге әти кеше күптән урыс хатыныннан аерылган, Эльвинаны тәрбиягә олы яшьтәге әби-бабасына калдырып, икенче гаилә корган. Кызның Акмәчеттәге Дубки бистәсендә яшәгән күршеләре баланың интернетта танышкан кеше белән качканын фаразлый. Гаилә ябылып яшәгән булган, күршеләр белән бик аралашмаган. Эльвина мәктәптә укыган, өйдән чыгып киткән көнне бөтен социаль челтәрләрдә үзенең язганнарын сөрткән, сәхифәләрне япкан. Кызның әтисе дә, полиция дә Эльвинаның исән булганын белдерә.

Кырымда яулыклы мөслимәләр өйдән чыгарга курка. Үз исемнәрен әйтергә теләмәгән берничә кыз автобусларга утырганда, халык күп йөргән урыннарда артларыннан күзәтү булганнарын сизгәннәрен әйтте Азатлыкка.

Джанкойда тентү булган балалар үзәгендә аерым дин дәресләре юк. Узган елның сентябрендә генә ачылган бакчада мәктәпкәчә сабыйлар өчен програмда булган бию, рәсем, мәктәпкә әзерлек кебек дәресләр бар.

Берлиндагы Лиза белән Кырымдагы Эльвина

Русия Кырымны үзенеке дип санаганда, анда булып яткан хәлләр, кыз баланың югалуы беркайда да яктыртылмый. Аның каравы Берлинда 13 яшьлек Лизаның югалып торуы Русиядә зур шау-шу тудырды. Аның язмышы өчен тышкы эшләр министры Сергей Лавровка кадәр борчыла.

"Лиза кызыбыз белән булган хәлләр кабатланмасын иде, аның югалуы турында хәбәр яшерелмәсен иде. Бу хәлне тикшерүдә гаделлек һәм дөреслек җиңәргә тиеш", дип белдерде Лавров 26 гыйнварда.

Германия тышкы эшләр министры Штайнмайер Русиянең Германиянең эчке тормышына катнашуына борчылу белдерде.

"Германиянең үзендә мигрантлар турында барган бәхәсләрне кыздырып бу эшне сәяси пропаганда өчен кулланырга бер сәбәп тә юк", диде министр бер көн соңрак.

XS
SM
MD
LG