Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис чорында кабер ташлары куелмаган


Кабер ташы
Кабер ташы

Татар теленең тарихын да, татар сәнгатенең үсеш чорларын да кабер ташлары ярдәмендә өйрәнергә мөмкин, ди тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин. Галим белдерүенчә, район башлыклары тарихчыларга акчалата ярдәм итә, ә менә республика күләмендәге дәүләт програмы һаман эшләнми.

Җәмил Мөхәммәтшин – тарих фәннәре кандидаты, Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгының фәнни хезмәткәре. Галимгә Русиянең берничә төбәгендә йөзләгән татар кабер ташларын өйрәнергә туры килгән.

Бүгенге татар Болгардагы телне аңлар иде

Русия төбәкләрендә барлыгы 3 меңнән артык татар кабер ташы табылган. Аларның 400дән артыгы XIII-XIV гасырларга карый. Казан ханлыгы чорыннан 300ләп таш сакланган. XVI-XVII йөзләрдә куелган кабер ташларының саны 50дән артмый. Калган 2250 таш XVIII гасырдан соңгы чорга туры килә.

Җәмил Мөхәммәтшин
Җәмил Мөхәммәтшин

– XIII-XIV йөзләр һәм Казан ханлыгы чорларына караган ташлар фәкать Татарстанда гына бар. Дөрес, Башкортстанның Чишмә районында Хөсәен бай төрбәсе сакланган. Андагы өч таш та XIII-XIV гасырларга туры килә. Чуашстанда да шул чорда куелган бер-ике таш тора. Шуның белән шул. Калган ташлар бөтенесе Татарстан территориясендә урнашкан, - ди Мөхәммәтшин.

Болгарның үзендә табылган ташларның берсендә гаять кызыклы текст язылган. Галим сүзләренчә, гарәп хәрефләрен таныган һәм татарча белгән һәркем аны җиңеллек белән укый ала.

​– “Егетләр күрке, күңелләр үзәге, галимнәрне агырлаган, ятим, тол, үксезләрне асраган Муса углы алтынчы Шаһидулла зираты торыр. Рабигыль-әүвәлнең уртасында тарихка 717” дип язылган анда. Күрәсез: хәзерге татар теле белән бернинди аермасы юк. Фәкать “агырлаган” сүзе генә кулланылыштан төшеп калган, “олылаган” дигәнне аңлата. Бу таш хәзер Болгар цивилизациясе музеенда саклана. Моның ише ядкәрләр татар телен өйрәнгәндә менә дигән чыганак булып тора, - ди Җәмил әфәнде.

Бу ташны Благовещение соборында тапканнар – аны чиркәү төзелешендә кулланганнар

Казан ханлыгы чорына караган ташлардагы язуларны да авырлыксыз укырга мөмкин. Әйтик, берсендә “Дөнья гел болай тормас, гел үзгәрештән торыр, чөнки Аллаһтан башка карар юк” дип язылган. Сүз уңаеннан, бу ташны Казан Кирмәнендәге Благовещение соборында тапканнар – аны чиркәү төзелешендә кулланганнар.

Кабер ташлары – яхшы бизнес

Гасырлар буе җир астында яткан ташларны гадәттә елга ярларыннан казып чыгарганнар. Дымлы шартларда яткач, аларны эшкәртү җиңел булган. Таш осталары аларны кирәкле формага кертеп, шомартып, язулар өстәп, кояшта киптергән. Тарихчы Нурулла Гариф язганча, бер ташның бәясе бер көтү бәһасенә тиң булган. Кайвакытта бер кабер ташы өчен биш сыер яисә ике ат биргәннәр. Кыскасы, таш осталары начар яшәмәгән, әмма эшләре дә җиңелләрдән булмаган. Ташның авырлыгы бер тоннага җитергә мөмкин. Аны җирдән чыгарып, елга буеннан эшләгән җиреңә китереп, эшкәртергә кирәк.

Кабер ташы
Кабер ташы

– Таш бәясе зур һәм оста хезмәте кыйммәт булганлыктан аңа теләсә кем заказ бирә алмаган. Гадәттә кабер ташларын бәк, морза, солтан, сәетләргә куйганнар. Акчасы булган байлар да кабер ташы куйдырткан.

Кагыйдә буларак, таштагы язу берәр сүрәдән башлана. Аннары татарча текст бара: мәсәлән, “Дөнья – үләксәдер, ә аның артыннан куучы – эттер”. Соңыннан шушы урында яткан кеше турында мәгълүмат бирелә: иң элек әтисенең исеме, кайвакытта бабасының да исеме языла, аннары мәрхүмнең социаль дәрәҗәсе күрсәтелә (бәк, морза яисә сәет), ахырдан ташны урнаштыру датасы куела.

– Кайвакытта таш кырларында яисә арткы өлешендә язуны язган кеше турында да мәгълүматны табарга мөмкин. XVII гасырның беренче яртысына караган андый ташлар гадәттә Лаеш якларында гына очраса, XVIII-XIX йөз ташлары инде күбесенчә язу авторын күрсәтеп эшләнгән. Күп очракта алар авылның мулласы булган, - дип сөйли Мөхәммәтшин.

Гасырдан гасырга стиль үзгәрә

Җәмил Мөхәммәтшин сүзләренчә, XIII-XIV йөзләрдә Болгар тирәсендә куелган кабер ташларының кырларында да, арткы ягында да орнаментлар урнашкан. Андый ташлар туры почмаклы була. Калынлыгы – 18-20 см, киңлеге – 55-60 см, биеклеге – 1,5 м.

Кабер ташы
Кабер ташы

Казан ханлыгы чорында исә стиль үзгәрешләр кичерә. Кабер ташының башы очлап эшләнә башлый, кырларындагы бизәлешләр юкка чыга. Ә менә 1520 елларда орнаментлар кире кайта: ташларны йөзем тәлгәшләре бизи башлый.

– XVIII-XIX йөзләрдә Оренбур якларында шактый гына кызыклы форма барлыкка килә: 40х40 см зурлыктагы шакмак рәвешендә эшләнгән 1,5 метрлык баганалар. Ә Әгерҗедә, мәсәлән, түгәрәк тегермән ташларын кабер ташлары итеп куйганнар. Чуашстанда да андый күренеш бар: шундый зур түгәрәк ташларның берсендә авылга нигез салган 6 кешенең исемнәре язылган, - ди Мөхәммәтшин.

Пенза өлкәсендә, Ульян өлкәсенең көнбатыш районнарында, Чүпрәле, Кайбыч якларында XVIII гасырда куелган ташлар арасында тамга ташлар шактый күп икән. Ягъни ул ташларда кешенең тамгасы гына урын алган. Мөхәммәтшин моны бу чордагы диннең зәгыйфьлеге белән аңлата:

Милләт яңадан оешкач, мәчетләр төзелеше рөхсәт ителгәч, кабер ташлары кире әйләнеп кайта

– 1552 елда татарның бөтен өске катламын юкка чыгаралар, ә исән калганнарны чукындыралар. Нәтиҗәдә кискен үзгәрешләргә дучар булган татар җәмгыятендә кабер ташларын кую традициясе дә югалып тора. Игътибар итсәк, иң күп таш XIII йөзнең икенче яртысы, XIV гасырның беренче яртысына карый. Ташлар саны ягыннан икенче урында – Казан ханлыгы чоры. Ягъни Алтын Урда һәм Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татарларда кабер ташлары куелмый тора, чөнки дәүләт тә, җәмгыять тә тирән кризис кичерә: ул вакытта ничек булдыра алалар – шулай күмәләр. Кабатлыйм: XVI-XVII йөзләрдә куелган кабер ташларының саны 50дән артмый. Ә инде милләт әкренләп яңадан оеша башлагач, мәчетләр төзелеше рөхсәт ителгәч, кабер ташлары кире әйләнеп кайта һәм ул традиция яңадан чәчәк ата.

Район башлыклары ярдәм итә

Кабер ташлары татар тарихын өйрәнүдә үтә дә әһәмиятле чыганак булса да, аларны махсус тикшереп, тәртипкә китерә торган структура һаман юк. Дөрес, авыл халкы үзе оешып, зиратларны тәртипкә китергәндә, борынгы ташларны да торгыза, билгеле. Мәсәлән, Тәтеш районындагы Олы Әтрәч авылы, Әтнә районындагы Олы Мәңгәр авылы, Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш авылы зиратларын җирле халык үзе шулай тәртипкә китергән, ди Мөхәммәтшин.

– Әмма еш кына ташны торгызам дип, аны агарталар. Нәтиҗәдә өске катламы юкка чыгып, кыйммәтле язулары югала. Бу очракта бик сак булырга кирәк, - ди ул.

Галим сүзләренчә, Татарстанга махсус кабер ташларын өйрәнү програмын кабул итергә кирәк.

Хөкүмәт ярдәм итмәсә, кабер ташлары һаман шулай аяк астында аунап ятачак

– Аларны өйрәнеп, фотога төшереп, андагы язуларны татарча-урысча бастырып, җыентыклар чыгару мәслихәт. Мондый публикацияләр булмыйча, аларны татар тарихының фәнни чыганагы итеп өйрәнеп булмый. Әлегә бу эш белән Рәиф Мәрдәнов, Ирек Һадиевлар гына шөгыльләнә. Алар Әгерҗе, Мамадыш, Кукмара районнарында эшләп “Татар эпиграфикасы” дигән җыентыклар чыгара алган. Белүемчә, бу эшне район башлыклары ярдәмендә башкарып чыкканнар – башкача мөмкин дә түгел, - ди Мөхәммәтшин. – Хөкүмәт ярдәм итмәсә, кабер ташлары һаман шулай аяк астында аунап ятачак.

XS
SM
MD
LG