Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы "исерек патриот" Русия интернетында киң танылды


Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре биргән сорауларның берсенә генә дөрес җавап биргән машина йөртүче үзенең "чын патриот" булуын күрсәтте.

Чаллының "Эфир" телеканалы исерек хәлдә машина йөртеп тотылган ир-ат турында сюжет күрсәтте. Йөртүче шул кадәр исерек булган ки, хәтта ЮХИДИ инспекторлары протокол тутырганда йоклап китә язган. Егет барлык сорауларга "белмим", "хәтерләмим" дип җавап бирә, ләкин Русия президентының исемен шундук искә төшерә. Аның кыска диалогының видеосы Русия интернетында киң таралып берничә көндә миллион тапкыр диярлек каралды һәм төрле мәсхәрәләргә дучар булды. Исерек машина йөртүче белән ЮХИДИ хезмәткәре арасындагы әңгәмә видеога да язылган.

– Кем машинасы?
– Белмим.
– Урладыгызмы?
– Шулайдыр, күрәсең.
– Кемнән урланыгызны да белмисезме?
– Белмим.
– Бүген күпме эчтегез?
– Белмим.
– Берни дә белмисез мени?
– Юк.
– Ә Русия федерациясенең президенты кем, беләсезме?
– Әйе, Путин Владимир Владимир улы.

Шулай да, сюжетта әйтелгәнчә, бу белем егеткә ярдәм итмәгән.

XS
SM
MD
LG