Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 14 яшьтән гаилә кору кануны өлгесенә каршы пикет узды


Уфада 14 яшьтән гаилә кору канунына каршы пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:40 0:00

30 гыйнварда Уфада балага узган үсмерләргә 14 яшьтән язылышып гаилә кору мөмкинлеге бирүче Башкортстан кануны өлгесенә каршы пикет узды. Анда катнашучылар бу канунны гамәлдән чыгару таләбе белән республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгатьне имзаларга чакырды.

30 гыйнварда Уфаның Октябрь проспекты урамының Спорт сарае тукталышында 14 яшьтән гаилә кору турында канун өлгесенә каршы чара узды. 24 декабрьдә республика парламенты балага узган үсмерләргә 14 яшьтән гаилә коруны рөхсәт итәчәк канун өлгесен беренче укылышта имзалаган иде.

Протест чарасында балалыктан чыгып өлгермәгән үсмерләрнең гаилә коруына каршы имза җыю оештырылды. Аны “Русия ата-аналары каршылык хәрәкәте”нең Башкортстан бүлеге оештырды. Хәрәкәтнең идарә әгъзасы Элеонора Никонова “Азатлык”ка шуларны белдерде:

“14 яшьтә өйләнү һәм кияүгә чыгуны без бик иртә дип исәплибез. Алар бу яшьтә матди яктан бәйсез түгел, үсеп тә җитмәгәннәр, мөстәкыйль карар кабул итәр яшькә җитмәгән. Шуңа күрә без әлеге канун өлгесенә каршы. Тагын шуны да билгеләргә кирәк, бу канун педофиллар, ягъни балалар белән җенси якынлык кылырга теләүчеләр файдасына. Башкорстан парламентында андыйлар булмаса, бу канун өлгесе узмас дип өметләнәбез”.

Каршылык чарасында катнашучылар “Укырга теләмибез, гаилә корырга телибез” дигән тәгъбиргә каршы чыгыш ясадылар. Халыкка аңлату эшләре алып бардылар. Чарада меңнән артык имза җыелды.

Каршылык чарасын уздыручылар Башкортстанда иң кимендә 16 яшьтән гаилә коруны яклый. Имза җыюлар алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG