Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин: "Төрки караш" газетына басым ясала


Наил Нәбиуллин: "Төрки караш" газетына басым ясала"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

Казанда чыгучы “Төрки караш” газетын җаваплылыкка тартканнар. Акчалата җәза 1200 сумны тәшкил иткән. Мәхкәмә 14 гыйнварда булган, ләкин газетның баш мөхәррире Наил Нәбиуллинга әлеге хакта әйтүче булмаган.

“Төрки караш” газетына ике административ эш ачылган булган. Берсендә 1000, икенчесендә 200 сум штраф язганнар. “Иң кызыгы шунда: миңа мәхкәмә утырышы турында 22 декабрьдә чакыру җибәргәннәр, ләкин мин кулыма берни дә алмадым. Мәхкәмә минсез генә үткән, үз фикерләремне, дәлилләремне китерү мөмкин булмасын өчен моны махсус эшләгәннәрдер”, ди Наил.

Газетның нәшире әлеге хәлгә дәшми кала алмаган, шикаять язарга җыена. Наил Нәбиуллин мәхкәмәнең хокуки яктан өлешчә хаклы булырга мөмкинлеген кире какмый. Әмма, бу акчалата җәза артында сәяси төсмер бар дип фаразлый.

“Русия белән Төркия арасы бозылгач, 3 декабрьдә мине Роскомнадзорга чакырып, газетка карата административ эш башлаулары турында хәбәр иттеләр. Сәбәбен газетның гомум күләмен арттыруда, аның тиешле нөсхәсен вакытында Роскомнадзорга күрсәтмәү белән аңлаттылар”, ди Нәбиуллин. Ул әлеге гамәлләрне татар милли хәрәкәтенә, “Азатлык” яшьләр берлегенә басым буларак бәяли.

“Төрки караш” (“Тюркский взгляд”) газетының икенче саны чыгу турында Азатлык хәбәр иткән иде инде. Ул халык һәм “Азатлык” яшьләре берлеге акчасына нәшер ителә. Тик гыйнварда алар акча җыя алмаганнар һәм шул сәбәпле газетаның яңа саны басылмый калган.

“Кызганыч, акча таба алмадык. Дәүләттә дә, халыкта да кризис, акча юк”, дип белдерде газетның баш мөхәррире. Наил шулай ук газетның Төркиягә бәйле булмаганын да искәртеп үтте.

“Төркия консулына, Төркия эшкуарларына – берсенә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек”, диде ул. Аның фикеренчә, “Төрки караш” – бәйсез матбугат чарасы. Русиядә сүз иреге шактый чикләнү сәбәпле, алар Русия һәм Төркия арасындагы низагка кагылмабыз дип ниятлиләр, тик мәдәният, тарих, милли хокукларны яклау өлкәсендә газет төрки халыкларның хәлләрен һичшиксез яктыртачак икән. Наил “Төрки караш”ка ихтыяҗ барлыгын да сизгән. Шуңа да газет нәшире бирешергә теләми.

"Әлеге вакытта гәҗитнең киләсе саны әзерләнеп килә, тик финанс авырлыклары сәбәпле, аның кайчан чыгуы билгесез", дип белдерде Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG