Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "СимСитиТранс" транспорт ширкәтендә тентү булды


"СимСитиТранс" транспорт ширкәтендә 2015 елның гыйнварында тентү
"СимСитиТранс" транспорт ширкәтендә 2015 елның гыйнварында тентү

"СимСитиТранс" ширкәте – блокаданы оештыручы Ленур Ислямов милке.

Дүшәмбе Акмәчеттәге "СимСитиТранс" ширкәтендә тентү булды. Битлек кигән, корал тоткан кешеләр тикшерү вакытында хезмәткәрләрне бер бүлмәдә тотты, дип хәбәр итте журналист Лилия Буджурова. Бу бинаның бер өлешендә элек ATR Кырымтатар телевидение каналы урнашкан иде. 2015 елның 1 апреленнән канал Русия кануннары белән теркәлә алмау сәбәпле, Кырымнан китәргә мәҗбүр булды, хәзер тапшырулар Киевтан алып барыла.

Транспорт ширкәте Кырым чигендә блокада оештырган Ленур Ислямовныкы. Аннексиядән соң ул ширкәтне Русия кануннары белән яңадан теркәп әтисе һәм хатыны исеменә яздырган иде. Ике ай элек Кырым прокуратурасы блокаданы "җинаять" дип игълан итеп, "аны оештыручы Ленур Ислямовның Кырымдагы милкен кулга алуы" турында белдерде. Нинди корылмалар яки бизнесларның кулга алынуы турында хәбәр ителмәде.

Ноябрьдә ФСБ "СимСитиТранс" бинасында, ширкәт җитәкчесе Эдем Ислямовта, ATR каналының элекке җитәкчесе урынбасары Лилия Буджурова өендә һәм канал мөдире, Ленур Ислямовның хатыны Эльзара Ислямова яшәгән йортта тентүләр оештырды. Прокуратура транспорт ширкәтенең автобус һәм машина йөртүчеләрнең тиешле медицина контролен оештырмавы һәм машиналарга техник күзәтү булмавы кебек җитешсезлекләр тапты. Акмәчеттә Ислямовның Apple җиһазларын саткан iCom кибете ябылды.

Кырым прокуратурасының блокаданы оештырган Ленур Ислямовны кулга алу фәрманы бар. Блокаданың максаты турында Ислямов Азатлыкка "безгә юкка чыгу яный, татарларны депортацияләү өчен сәгать (будильник) көйләнгән, вакыт санала", дигән иде.

XS
SM
MD
LG