Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Төмәнгә туры очышлар башлана


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Казан һава аланы 2 февральдән Төмәнгә очышлар башлануын игълан итте.

“Руслайн” һава ширкәте 2 февральдән Казан-Төмән юнәлешендә очышлар башлый. Бу хакта Казан һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итте. Яңа рейс төбәкләрдә авиа хезмәт күрсәтүчеләргә дәүләт ярдәме программасы кысаларында ачыла.

Төмәнгә очкыч Казаннан атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә китәчәк. Татарстан башкаласына очкыч 16.40та килә, 17.40та Казаннан Төмәнгә юнәлә.

Рейска дөньяда иң ышанычлы саналган 50 кеше сыйдырышлы CRJ200 очкычлары куелган. Хәзер расланган очышлар тәртибе кышкы навигация ахырына кадәр (март азагы) гамәлдә булачак.

XS
SM
MD
LG