Accessibility links

Кайнар хәбәр

СуперАлисә яңа сәер клип чыгарды


СуперАлисә
СуперАлисә

Җырчы СуперАлисә "Чыңгызхан" дип аталган яңа музыкаль клип чыгарды. Видеоязма Вимео порталында урнаштырылган. Клипның исемендә шулай ук "Татарстан суперэтнос маршы" дип тә язылган.

Төрле электрон эксперименталь җанрларда иҗат итүче җырчы һәм музыкант СуперАлисә 2004 елда Tatarstan Super Good альбомын чыгарып танылган иде. СуперАлисә үз музыкасында татар халык көйләрен бию ритмнары, шигырьләр белән куша.

"Чыңгызхан" клибы 2015 елның җәендә Татарстан даласында төшерелгән. Клипта җырчының энесе һәм әнисе катнаша. Алар тарихи киемнәр киеп төрле бию хәрәкәтләре башкара. Клипта төрле татар-төрки уен кораллары һәм Салих Сәйдәшев музыкасы кулланыла.

"Җыр"да Алтын Урдага мөнәсәбәте булырга мөмкин булган төрле шәхесләрнең исемнәре кабатлана. Мәсәлән, Владимир Набоков. Җырчы сүзләренчә, Набоков әтисенең татар кенәзе токымыннан булуын язган.

Әлеге трек белән җырчы татар халкының Алтын Урдага бәйләнешен ассызыкларга тырыша. Мәсәлән, анда мондый юллар бар:

Мин, син, ул, алар
Без, сез - татарлар
Без, сез - туганнар
Алтын Урдадан.

XS
SM
MD
LG