Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиардер Семин "Адмирал" сәүдә үзәге януда гаепсез дип табылды


11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды
11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды

Татарстан тикшерү комитеты "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгуны тикшерүнең төп өлеше тәмамлануын белдерде.

Узган елның мартында Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгынны тикшерүнең зур өлеше тәмамланды. Башта кулга алынырга тиеш, дип игълан ителгән бина хуҗасы миллиардер Алексей Семиннан барлык гаепләүләр алынды.

2007 елны ASG инвестицияле төркем хуҗасы Семин һәм "Менеджмент" ширкәтенең генераль директоры Роберт Хәйруллин "Серп һәм Молот" Казан заводының җитештерү бинасын сатып алып аңа сәүдә комплексы статусы биргән һәм арендага тапшырган. Бинада инженер коммуникацияләр, шул исәптән янгын сүндерү җайланмалары булмаган.

Җинаять эшен тикшерү барышында 12 кеше җаваплылыкка тартылган. Алар арасында үзләренең нахакка гаепләнгән дип санаган кешеләр дә бар. Казанда СИЗОда утыручы Фирдинат Ульданов үзенең гаепле түгеллеген исбатлауга мөмкинлек бирелмәү сәбәпле, инде 40 көнгә якын ачлык тота. Хәзер ул хастаханәдә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG