Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка мәхкәмәсенә хаксыз пычрак ату кирәкми


Америка мәхкәмәсен төгәлсезлектә гаепләп булмый дип уйлыйм.

Хәтерләсәгез, берничә ел элек Русиядән Кушма Штатларга уллыкка алынган балаларның үлеме тетрәндерде. Берничә ел рәттән бер-бер артлы балалар үлеме катгый чаралар күрүгә китерде, Русия Америка һәм Европаның берничә иленә балаларны уллыкка бирүне тыю турында канун кабул итте.

Аны эссе көнне 9 сәгатькә машинада онытылып һәлак булган Дима Яковлев исеме белән атадылар. Русия халкын Диманың үлеме дә түгел, бәлки үги әтисенә мәхкәмәнең җиңел җәза чыгаруы ачуландырды. Урыс баласы булганга мәхкмә әти кешене җәзасыз калдырды дип исәпләнде. Гәрчә Америкага уллыкка алынган һәр бала бу илнең ватандашы була һәм аның алдагы тормышы, хокуклары бары тик шушындагы кануннар белән карала башлый.

Шушы көннәрдә безнең Калифорния штатында булган вакыйга нишләптер алда язган хәлләрне искә төшерде. 32 яшьлек Кэрол Энн Коронадо исемле хатын 2014 елның маенда үзенең өч баласын - 2 яшьлек София, 16 айлык Ясмин, 2 айлык Ксенияне үтерүдә гаепләнә. Яклаучысы Кэролның бала тудырганнан соң депрессиядә булуын, аны махсус дәвалау турында әйтсә дә, хакимне бу сүзләр ышандырмады, авыру булса, дәваны төрмәдә дә алу мөмкинлеген хәбәр итеп, өч кечкенә кызын үтерүдә гаепләнгән ана кешене мәхкәмә өч гомерлек вакытка хөкем итте.

Былтыр җәй шау-шу кубарган тагын бер мәхкәмәне дә искә төшерү кирәктер, анысы да дөнья шаулаткан иде. 30 яшьлек укытучының үз укучылары белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен 22 елга хөкем ителгәне хәтерегездәдер.

Америка мәхкәмәсенә хаксыз пычрак атарга кирәкмидер дип уйлыйм. Мондагы хәлләрне белүчеләр аны аңлый. Дима Яковлевның үлемендә гаепләнгән әти кешенең гаебе үлчәп бетергесез зур. Әмма хаким аны азат иткән икән, мәхкәмәне төгәлсезлектә гаепләп булмый.

XS
SM
MD
LG