Бүген Мәскәүдә "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Дадинны яклап ялгыз пикетлар узды. Анда барлыгы 100 кеше катнашты һәм алар бер-берсен алмаштырып торды. Бу хакта Азатлык радиосына чараны оештыручы, Дадинның йөргән кызы Анастасия Зотова әйтте.
Аның сүзләренчә, ялгыз пикет барышында активистлар янына бер төркем ачулы кешеләр килергә тырышкан, әмма полиция хезмәткәрләре моңа мөмкинлек бирмәгән. Дадинны яклау чаралары бүген Русиянең Екатеринбур, Әстерхан, Түбән Новгород, Петербур шәһәрләрендә һәм Лондон, Париж, Берлин, Киев, Таллин, Прага, АКШның берничә каласында үтте.
7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинны өч тапкырдан да күбрәк "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләп, өч елга төрмәгә хөкем итте. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы активистка 2 ел төрмә сорады, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.