Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламга каршы эшләүче Хизриева Islam.ru сәхифәсе баш мөхәррире булды


Галина Хизриева (с) һәм Донецкидагы урыс сепаратистлары җитәкчесе булган Игорь Гиркин (Стрелков)
Галина Хизриева (с) һәм Донецкидагы урыс сепаратистлары җитәкчесе булган Игорь Гиркин (Стрелков)

Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре булган Галина Хизриева мөселманнарга туктаусыз һөҗүм ясаучы Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов тарафдары.

2000 еллар башыннан ук Русия мөселманнары турында иң күп мәгълүмат биреп торучы Islam.ru сәхифәсенең баш мөхәррире итеп исламофоблар Роман Силантьев, Яна Амелина, Рәис Сөләймановның дусты булган ислам дине дошманы Галина Хизриева билгеләнгән.

Әлбәттә, заманында күп укучыларны җәлеп иткән Islam.ru сәхифәcе белән кызыксыну 2011 елда үк сүрел башлаган иде, чөнки аны җитәкләп килгән Ринат Мөхәммәтов эшеннән алынды һәм сәхифә Мәскәүдән Дагыстан башкаласы Махачкалага күчерелде.

Ул вакытта басманың баш мөхәррире итеп Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәре Морат Османов билгеләнде.

Islam.ru-ны ун ел дәвамында Дагыстан парламенты депутаты, “Махачкала диңгез сәүдә порты” ширкәтенең элекке җитәкчесе Габдесупьян Хархаров финанслап килгән иде. Хархаровның ун елдан соң кинәт кенә үз хиссәләрен Дагыстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә бирү сәбәпләрен төгәл генә әйтүче булмады.

Мөхәммәтов җитәкче булганда федераль мәгълүмат чаралары мөселманнарга бәйле вакыйгаларны бер төрле яктыртса, Islam.ru аның бөтенләй икенче ягын ача иде. Шуның ярдәмендә ул күп укучыларны җәлеп итә алды. Ә үзен алмаштыруны Ринат Мөхәммәтов Русиядә исламофобларны яклаучылар челтәренең киң җәелүе белән аңлатты.

“Бигрәк тә интернетта моны ачык күрергә була. Әлеге исламофобчыларның фикерләрен яңгыратучы һәм аларның рәсми йөзе булып нигездә Роман Силантьев тора. Хәтта Islam.ru-ның Мәскәүдән күчерелүе хакында аңлатманы да беренче булып Силантьевның яңгыратуы монда шул исламофобларның басымы булган дип уйларга нигез тудыра. Бары аннан соң гына Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми белдерүе чыкты. Һәм ул Силантьевныкына тәңгәл килә иде”, диде ул.

Силантьев артында торучылар әлеге сәхифәне кулларына төшерүне күптән күздә тоткан дияргә була. Хәзер инде Хизриеваны шушы әһәмиятле ресурсның җитәкчесе итеп билгеләү моны раслаучы дәлил булып тора.

2014 елда Путин режимының Кырымны яулап алуын ачыктан-ачык хуплаган һәм үзен империяче дип атаган Галина Хизриева былтыр кырымтатарларны да асаба халык түгел, килмешәк дип атаган иде. Бу хакта Кырымда асаба халыкларны тикшерү һәм ярдәм итү вакыфы президенты Надир Бекир әйтте.

“Русия стратегик тикшеренүләр институты шулай ук Русия президенты хакимияте фикерләрен дөньяга чыгаручы Хизриева бер әңгәмә вакытында "кырымтатарлар берничек асаба халык түгел, чөнки фәлән-фәлән критерийларга туры килми, сарык көтмиләр, шәһәрләрдә яшиләр" дип тузга язмаганнарны сөйләде”, диде ул.

XS
SM
MD
LG