Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда православ гимназияләр булдырылачак


Хәзергә Казанда бер чиркәү каршында эшләүче православ гимназиядә балалар дүртенче сыйныфка кадәр белем ала.

Казанда ел ярым-ике ел дигәндә 11 еллык православ гимназияләре барлыкка киләчәк. Шундый ук гимназияне Чаллыда да төземәкчеләр. Бу хакта Татарстан митрополиты Феофан Казан епархиясендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Менә хәзер генә мин әлеге гимназия өчен бина булдыру документын имзаладым. Әлегә төгәл кайсы бина икәнен әйтмим”, диде ул.

Феофан Татарстанга митрополит булып килгәннән бирле республикада православ динен укытуны алга сөрә.

XS
SM
MD
LG