Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эшлә йә кит!" дип Медведевка ультиматум кую – беренче адымыбыз"


"Гадел Русия" фиркасе "Бердәм Русия" җитәкчесе, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевны эшләтү йә булмаса вазифасыннан җибәрү таләбе белән имза җыя. Чиратта Путинмы?

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Рушания Билгилдиева республикада беренче булып "Эшлә йә кит!" дип Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка ультиматум ясады. Ул ил күләмендә җыела торган таләпне республикада беренче булып имзалады. Аның сүзләренчә, фирка илдә 25 миллион имза җыярга ниятли.

"Гадел Русия" кризис сәбәпле халыкның тормышы көннән-көн авырлашканда хөкүмәт халык өстенә яңадан-яңа ясаклар (оброклар) өя дип белдерә.

"Беренчесе – капиталь ремонт мәсьәләсе. Безнең фирка күптән инде капиталь ремонтка караган канун өлгеләрен тәкъдим итә, әмма Думадагы депутатларның күпчелеге "Бердәм Русия"дән булгач, алар безнең тәкъдимнәрне кире кагып утыра. Эшләп килгән канун нигезендә бөтен акчалар да бер янчыкка китә. Халык җыелган акчаларның кая киткәнен аңламый. Хөкүмәт үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәде. Хосусыйлаштыру мөмкинлеге бирде, әмма алдан ул йортларны яхшылап төзекләндерергә тиеш иде", ди Билгилдиева. Аның сүзләренчә, җыела торган акчалар ачык булырга һәм кая тотарга икәнен бу йортта яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш.

Рушания Билгилдиева имзалаган ультиматум кәгазе белән
Рушания Билгилдиева имзалаган ультиматум кәгазе белән

"Гадел Русия"нең икенче таләбе – транспорт салымын бетерү. "Бензинга акциз бәясе артканга, машина йөртүчеләргә транспорт өчен салым түләмәячәксез дип белдерделәр. Әмма без барыбыз да транспорт салымы түләргә дигән квитанцияләр алдык", ди Билгилдиева.

Фирканең өченче таләбе – җир кишәрлекләре өчен салым канунын үзгәртү. "Элек ул башкача түләнә иде, хәзер хөкүмәт бу салымны яңача кадастр бәясеннән түләүне уйлап чыгарды. Яхшы йортлы кишәрлекләр дә, начар йортлылар да бар. Яңа канун нигезендә салым кишәрлекнең базар бәясеннән чыгып түләнә. Алар (хөкүмәт) хәзер бу җирнең, торакның чын бәясе күпме икәнне тикшермиләр, ә базар бәясенә карап салым салалар. Казан тирәсендәге алты сутыйлы бакчалары булган кешеләр хәзер, башкала янында җир бик кыйбат булганга, бик зур сумнарда салым түләргә тиеш булачак", ди Билгилдиева.

Тормыш бигрәк тә авырлашкан вакытта мондый салым кертүне ул хөкемәтнең халыкны талавы буларак бәяли. Фирка хөкүмәт башында утырган һәм "Бердәм Русия"нең җитәкчесе булган Медведев халык тормышын җиңеләйтә торган гамәлләр кылмый икән, халыкны талауга корылган кануннарны кире кагуны хупламый икән – вазифасыннан китсен, дигән таләп куя.

Рушания Билгилдиева: "Эшлә йә кит!"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

"Медведев хөкүмәт башлыгы гына түгел, ә "Бердәм Русия" фиркасенең җитәкчесе дә. Кичә минем кабул итү көне иде. Бик күп кеше килде. Алар белән бергә утырып еладым да, тормышлары хәзер бик авыр. Кеше аңламый. Без хәзер имзалар җыю белән бергә кешеләргә аңлатабыз. Алар сайлаганда кайсы фиркане һәм аның програмы нинди икәнен карага тиешләр. Әгәр сайлауда тагын "Бердәм Русия" күпчелек булып үтсә, халыкның хәле яхшы якка үзгәрмәячәк", ди Билгилдиева.

Мин бүгенге хөкүмәткә каршы

"Бердәм Русия" 2001 елда хакимият фиркасе булып оештырылды. Аны президентныкы дип тә атап та йөртәләр. 2007 елга кадәр “Бердәм Русия”нең җитәкчесе Борис Грызлов иде. Фирка илдәге сәяси уеннарның инструменты ролен башкарды һәм әлегә кадәр башкара килә. 2007 елда фирка корылтаенда вице-премьер булып эшләгән Медведев президентлыкка тәкъдим ителде. 2008 елның җәендә президентлык мөддәте беткәч "Бердәм Русия"гә җитәкче булып Путин килде. Ә 2011 елда ул вакытта ил президенты булган Медведев Путинның президентлыкка сайлауга чыгуын хуплады. Инде 2012 елда фиркагә янә Медведев җитәкчелек итә башлады.

Халыкта "Балык башыннан бозыла", дигән мәкаль бар. Русия белән бары тик президент Владимир Путинның идарә иткәнлеге, аның сүзеннән, теләгеннән башка бер генә гамәл дә кылынмаганлыгы көн кебек ачык. Сәсәят кенә түгел, бөтен икътисади проектлар аның теләгеннән тора. Илне идарә итүне дә ул курчак уенына әйләндерде, ди белгечләр.

"Ил башында Путин тора бит. Медведевне эшеннән алып кына халык тормышы яхшырырмы, ил җитәкчесен алыштырырга дигән таләпне дә куярга җыенмыйсызмы?" Әлеге сорауны Азатлык Билгилдиевага юллады.

"Бу – безнең беренче таләбебез. Әлегә хөкүмәткә кагыла. Мин үзем берсүзсез бүгенге хөкүмәткә каршы. Президент күп әйберләрне белми. Безнең фирканең илнең 75 төбәгендә "Ватандашлар хокукларын яклау үзәкләре" ачылды. Бөтен җыелган проблемнарны без хәзер Путинга тапшырып торабыз. Беләсезме, мин дә җитәкче. Миңа да ярдәмчеләрем керә һәм төрлечә хисап тота. Аннары Путинның рейтингы бик югары, аны халык ярата бит", ди Билгилдиева.

"Рейтинг кына түгел бит әле, бөтен кыенлыклар соңгы вакытта халык җилкәсенә аударыла", дигән сорауга ул: "Бу ягы үземне дә бик борчый шул. Минем өчен, иң беренче чиратта, "Бердәм Русия"нең Думада күпчелек булмавы әһәмиятлерәк. Алар авыз да ачарга ирек бирми, башка фиркаләрне кертмиләр", дип җавап бирде.

"Бу ультиматумыгыз нәтиҗә бирмәсә, икенче адымыгыз нинди булачак?" дигән сорауга "Гадел Русия"нең Татарстантагы җитәкчесе: "Мин әлегә әйтә алмыйм", диде.

XS
SM
MD
LG