Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы низагтан соң беренче чарасын үткәрде


Казанда "Анадолу мәхәббәте" исемле фотокүргәзмә ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казанда "Анадолу мәхәббәте" исемле фотокүргәзмә ачылышы

11 гыйнвар Төркиянең Казан баш консуллыгы күргәзмәләр залында "Анадолу мәхәббәте" исемле фотокүргәзмә ачылды. Русия белән Төркия арасында низаг купканнан бирле бу беренче чарага сәнгать сөючеләр зур кызыксыну күрсәтте.

Төрек фотографы Туна Акчайның Төркиядә төшергән утыз фотосурәтеннән торган күргәзмәне Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач ачып җибәрде.

Гадәтәгечә татар телендә чыгыш ясаган баш консул, Русия-Төркия арасындагы мәсьәләләргә ишарәтләп, сәяси темаларга әйтеләсе сүзләр күп булса да, бүген бары тик сәнгать турында гына сөйләшәчәкләрен әйтеп үтте.

"Бүген без монда мәдәният һәм сәнгать чарасына җыелдык. Белгәнегезчә, үткән елда без Казанда күп санда мәдәни чаралар оештырган идек. Быелгы мәдәни елыбызны Төркиядән килгән яшь фотограф Туна Акчайның "Анадолу мәхәббәте" исемле күргәзмәсе белән ачып җибәрәбез. Киләсе айларда да, Алла боерса, кызыклы күргәзмәләр, концертлар оештырачакбыз", дип белдерде ул.

Ачылыштан соң Азатлык сорауларын җаваплап, Дилмач Казанның мәдәни чаралар уздыру ягыннан бик мөһим шәһәр булуын ассызыклады.

"Татарлар белән мәдәни һәм тарихи багланышларыбыз нык. Без Төркия белән Русия арасындагы вакыйгалардан бәйсез буларак, мәдәни чараларыбызны алга таба дәвам итәчәкбез.

Татарстанлы дусларыбыз бүгенге фотокүргәзмәгә зур кызыксыну күрсәтте. Бу исә ни генә булмасын, безнең элемтәләребезнең көчле булуын тагын бер кат исбатлады", диде ул.

Әлеге фотокүргәзмә Төркия белән Русия арасындагы низагка сәбәп булган очкыч вакыйгасыннан соң, Казан баш консуллыгында оештырылган беренче чара буларак Казан халкының чыннан да игътибарын нык җәлеп итте.

Җылы атмосферада үткән мәдәни чарада Татарстан парламенты депутатлары, мәдәният министрлыгы вәкилләре, университет мөгаллимнәре, Казанда белем алучы төрек студентлары, төрек гаиләләре, журналистлар һәм башка өлкә вәкилләре катнашты.

Туна Акчайның "Анадолу мәхәббәте" фото күргәзмәсе өч атна буена Төркиянең Казан баш консуллыгы бинасында көндезге икедән алып кичке бишкә кадәр ачык булачак.

XS
SM
MD
LG