Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы Джон Маккейн: "Путинның аппетиты арта гына бара"


АКШ сенаторы Джон Маккейн чыгыш ясый. Мүнхен, 14 февраль 2016
АКШ сенаторы Джон Маккейн чыгыш ясый. Мүнхен, 14 февраль 2016

Мүнхенда узган иминлек конференциясенең соңгы көнендә АКШ сенаторы Джон Маккейн чыгыш ясады. Шушы җыенда Сүрия мәсьәләсендә ирешелгән килешүнең тормышка ашачагына ул шик белдерде.

Маккейн фикеренчә, көнбатыш илләре Русиянең Сүрия сугышына кереп китүенә каршылык күрсәтә алмаган. АКШ сенаторы фикеренчә, Русия президенты Владимир Путин Мәскәүнең Якын Көнчыгышта йогынтысын арттыру максатында Бәшәр Асад режимын хуплый.

Путин трансатлантик мөнәсәбәтләрне һәм европа проектын җимерергә тырыша һәм дә "аның аппетиты арта гына бара", дип белдерде АКШ сенаторы Джон Маккейн.

XS
SM
MD
LG