Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы оккупант хакимият Кырымтатар милли мәҗлесе эшен тыйды


Кырымтатар Милли мәҗлесенең беренче рәис-урынбасары Нариман Җелал
Кырымтатар Милли мәҗлесенең беренче рәис-урынбасары Нариман Җелал

Мәскәү башта Мәҗлес җитәкчеләрен Кырымга кертми башлады, хәзер инде бар эшчәнлеген тыйды.

Дүшәмбе көнне Кырымтатар Милли мәҗлесенең беренче рәис-урынбасары Нариман Җелал урыс хакимияте билгеләгән прокуратурага чакырылды һәм анда аңа шушы оешманың эшчәнлеген тулысынча тыю турында күрсәтмә тапшырылды. Оккупант хакимият вәкилләре аңлатуына караганда, бу карар Русиядәге "Эктремист эшчәнлеккә каршы тору" канунына нигезләнеп кабул ителгән.

Советлар таркалганнан бирле кырымтатарларының үзенә күрә бер милли парламенты вазифаларын да үтәп килгән Милли мәҗлес рәисе Рефат Чубаров та, аны озак еллар җитәкләгән, күренекле диссидент Мостафа Җәмилев тә Русия оккупациясе башлану белән Кырымга керә алмый Украина башкаласы Киевта яшәргә мәҗбүр.

Милли мәҗлес эшләрен Кырымда әлегә рәиснең беренче урынбасары Нариман Җелал алып барды.

XS
SM
MD
LG