Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Татарстанда әдәбиятны финанслау күпкә аерыла


Татар һәм башкорт китаплары
Татар һәм башкорт китаплары

2016 елда Башкортстан язучылар берлеген финанслау 1 миллион 570 мең сум, Татарстан язучылар берлеген финанслау 9 миллион сум тәшкил итә.

2015 ел Русиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Башкортстан һәм Татарстан республикаларында үткән елда узган зур чаралар, язучылар берлекләренең бүгенге хәле һәм киләчәккә фаразлары, хәл ителмәгән проблемнар турында фикерләре белән Башкортстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, драматург һәм язучы Наил Гаетбай һәм Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, балалар язучысы, шагыйрь Рафис Корбан бүлеште.

– Белүебезчә, оешманың яшәеше, эшчәнлеге иң башта финанс мәсьәләләренә бәйле. 2014 ел белән чагыштырганда Әдәбият елында берлекләргә өстәмә акча бүлендеме? Федераль казнадан ярдәм булдымы?

Наил Гаетбай: 2014 елда язучылар берлеген финанслау 4 миллион сум, 2015 елда 3 миллион 700 мең сум тәшкил итте. Әдәбият елы уңаеннан өстәмә акча безгә күчерелмәсә дә, үзләрендә Әдәби марафон үткәрү өчен турыдан-туры шәһәр-районнарга бүленде. Әлеге чара төбәкләрдә югары дәрәҗәдә үтте. Быел финанслау күләме узган елдагыча, ягъни 3 миллион 700 мең сум булачак дип ышандырган иделәр. Ләкин соңгы көннәрдә тагы да кискәннәре билгеле булды. Ул нибары 1 миллион 570 мең сумга торып калган.

Рафис Корбан: 2014 елда Татарстан язучылар берлеге бюджеты 21 миллион 316 мең сум тәшкил итте, 2015 елда – 14 миллион 215 мең сум булды. Кимүнең сәбәпләре – 2014 елда берлекнең юбилеен үткәрү, халык язучыларының күптомлыкларын чыгару, мәшһүр татарлар турында романнар язу өчен өстәмә акча бирелгән иде. 2015тә алар булмады. Узган ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шуңа карамастан, Русия субъекты буларак, Әдәбият елына да кушылдык, аны үткәрү өчен безгә 5 миллион сум акча бирелде. Былтыр боларга өстәмә рәвештә тәрҗемә китаплары чыгару өчен федераль һәм республика бюджетыннан Татарстан халыклары ассамблеясе аша 2 миллион сум акча бүленде.

2016 елда каешларыгызны кысып буарга туры киләчәк дип куркытсалар да, 9 миллион сум субсидия алдык. Пенсионерларга, халык язучыларына ярдәм үзгәрешсез калачак. Хуҗалык эшчәнлегенә бүленгән акча да, аппаратның хезмәт хакы да былтыргы күләмдә булачак. Бу максатларга былтыргы 5 миллион урынына 1 миллион 700 мең сум субсидия каралды. Бу акча юбилейлар, фестивальләр, башка төрле чаралар үткәрергә җитәргә тиеш дип өметләнәбез. Әдәби премияләр дә элекке күләмдә кала.

Быел да 26 апрельдә төрки әдипләр форумы уздыруны планлаштырдык, чираттагы XVIII корылтаебызны үткәрергә дә әзерлек алып барабыз. Ул да апрель аенда узарга тиеш .

– Язучылар берлегенең структурасы белән дә таныштырсагыз иде. Аппаратта ничә кеше эшли? Районнарда ничә бүлекчәгез бар һәм алар кем тарафыннан финанслана?

Наил Гаетбай
Наил Гаетбай

Наил Гаетбай: Язучылар берлегендә 8 кеше эшли: рәис, аның урынбасары, ике әдәби консультант (башкорт, урыс әдәбиятлары буенча), татар телле әдипләр берләшмәсе җитәкчесе, бухгалтер, сәркатип, шофер, җыештыручы. Язучылар берлегенең штатын тоту, төрле чаралар үткәрү өчен субсидия бүленә. Стәрлетамак, Яңавыл, Күмертау, Сибай шәһәрләрендә оешмабызның бүлекләре бар иде. Канунга ярашлы, дәүләт аларны финанслаудан туктагач, филиаллар мөстәкыйльлек алды. Узган елны 53 районда һәм 20 шәһәрдә әдәби-иҗат берләшмәләре төзелде.

Рафис Корбан: Татарстан язучылар берлеге аппаратында Чаллы һәм Әлмәт бүлекләрен дә кертеп, 23 кеше эшли. Хезмәт хакы өчен ел саен 3 миллион 210 мең сум акча бирелә. Уртача хезмәт хакы 11626 сум тәшкил итә. 2 миллион 400 мең сум акча хуҗалык эшләрен алып баруга, коммуналь чыгымнар өчен тотыла.

– Әдәбият елында нинди зур эшләр башкарылды?

Наил Гаетбай: Әдәбият елында 53 районда, 20 шәһәрдә Әдәби марафоннар үткәрдек. 1500 яшь һәм башлап язучыларның 3000нән артык кулъязмасын тикшереп, бик күп сәләтле яшь көчләр таптык. Кулъязмаларны укып тикшерүдә йөздән артык тәҗрибәле язучыларыбыз катнашты. Әдәби марафонның символик китабы районнан районга эстафета рәвешендә күчеп йөрде. Һәр төбәк китаптагы 15 сорауга җавап биреп, үзләрендә әдәби процесс торышы турында сөйләде, киләчәккә планнарын тәкъдим итте. Әдәбиятның республикадагы хәле, төбәкләрнең бу өлкәдә башкарган эшләре хакындагы бу китап республиканың Әдәбият музеенда сакланачак. Милли әдәбият музеена аерым бина бүлү мәсьәләсе хөкүмәт ярдәмендә хәл ителде.Узган ел ахырында “Писатели земли Башкирской” исемле библиографик белешмә чыгардык. Анда борынгы чордан алып бүгенгә кадәр иҗат иткән 500дән артык язучының исеме кергән.

Рафис Корбан (у)
Рафис Корбан (у)

Рафис Корбан: Әдәбият елында Шәйхи Маннур, Шәехзадә Бабич, Каюм Насыйри, Роберт Әхмәтҗанов, Нур Баян, Әбрар Кәримуллин, Туфан Миңнуллин, Таҗи Гыйззәт, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Туфанһәм башка шундый зур әдипләрнең юбилей тантаналарын үткәрдек. Һәр җомга саен Тукай клубында кичәләр, китап туйлары, очрашулар, башка чаралар оештырылды. 23-27 апрельдә 14 илдән килгән каләм әһелләре катнашлыгында төрки милләтләрнең яшь язучылар фестивален үткәрдек. 1-5 октябрьдә XI төрки шигърият фестивале үтте. Мәскәүдә 22 яшь шагыйребезнең әсәрләре урысчага тәрҗемә ителеп “Антология новой татарской поэзии” дигән китап булып басылып чыкты.

– Китап кибетләре ачу, китапханәләр буенча ниләр башкарылды?

Наил Гаетбай: Язучылар берлеге Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедовка нәшрият-редакция комплекслары каршында китап сатуны оештырырга тәкъдим итте. Борис Николаевичка рәхмәт, ул бу мәсьәләгә җитди карады һәм нәтиҗәдә дистәдән артык нәшрият-редакция комплексларында китап кибетләре ачылды. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.

Рафис Корбан: Казанның Бауман урамындагы элекке 1нче санлы китап кибете урнашкан бинаның бер башында Татарстан китап нәшриятының кибете ачылды. Татарстан Милли китапханәсенең 150 еллыгы уңаеннан күп чаралар үткәрелде. Язучылар берлеге белән берлектә һәр районда китап укучылар белән очрашулар оештырылды.

– Язучыларга социаль яктан нинди ярдәм күрсәтелә?

Наил Гаетбай: Узган ел, ниһаять, Баймак районы җитәкчелеге ярдәмендә Талкас күле янындагы шифаханәдә язучылар өчен иҗат йорты ачтык. Социаль өлкәдә, кызганычка, башка мактанырлык эшләр юк. Татарстан язучылар берлегенә “Татнефть” оешмасы ярдәм итсә, бездә мондый иганәчеләр юк.

Рафис Корбан: Хәзер Казанда бушлай фатир бирү юк. Торакны ипотека буенча, эш урыныннан яки социаль ипотека һәм махсус програмнар буенча гына алырга мөмкин. Язучыларга социаль ярдәм мәсьәләсенә килгәндә, 210 язучыбызның пенсия яшендә, аларга Татарстан президентының махсус карары нигезендә инде өченче елларның айлык пенсияләренә өстәп 1 мең сум акча түләнә. Халык язучысы исемен йөрткән 12 кешегә ай саен 10 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Шифаханәдә Иҗат йорты эшли, анда ял итү мөмкинлеге бар.

– Сезнең фикерегезчә, узган елда нинди уңышлы әсәрләр дөнья күрде?

Наил Гаетбай: Иң яхшы тарихи әсәрләр өчен Башкортстан хөкүмәте узган ел 270 мең сум грант бирде. Заман чынбарлыгын чагылдырган иң яхшы әсәр авторларын бүләкләү өчен дә шул ук күләмдә акча бүленде. Төркиядә узган Мәхмүт Кашгарый исемендәге бәйгедә өч язучыбыз җиңүгә иреште. Яхшы әсәрләр күп булды. Барлык казанышларны да санап китү артык зур урын алыр иде.

Рафис Корбан: “Казан утлары” журналы иң яхшы повестьларны ачыклау буенча конкурслар үткәреп килә. 2013-15 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә проза әсәрләре бәйгесе оештырып, шулай ук җиңүчеләр билгеләнде. Бер язучыбыз Төркиядәге Евразия язучылар берлеге тарафыннан уздырылган Мәхмүт Кашгарый исемендәге конкурста икенче урынны яулады.

– Китапны, китап укуны пропагандалау өчен нәрсәләр эшләнә?

Наил Гаетбай: Әдәби марафонның төп максатларының берсе – яшь талантларны ачудан тыш, китап, әдәбиятны пропагандалау булды. Һәм бу өлкәдә уңышларга да ирештек: китап сөючеләрнең, яшь иҗатчыларның саны күпкә артты.

Рафис Корбан: Китап пропагандалау буенча Милли китапханә һәм мәдәният министрлыгы 1987 елдан башлап “Ел китабы” конкурсы уздырып килә. Апрель аенда аңа йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнә. Нәтиҗәләр матбугатта игълан ителә. Бу шулай ук китапларыбыз турында халык арасында зур пропаганда эше булып тора.

– Язучылар берлеге хәзерге заманда кирәклеме? Оешманың киләчәген ничек күзалыйсыз?

Наил Гаетбай: Советлар берлеге җимерелгәч язучыга, китапка ихтирам нык кимеде. Шул сәбәпле, яшьләр бозыла, халык төшенкелеккә бирелә, ил түбәнгә тәгәри. Яшьләрне изге күңелле, патриот итеп тәрбияләүдә язучыларның, китапның, әдәбиятның роле бик зур. Оешмабыз язучыларны пропагандалау, аларның әсәрләрен тарату буенча зур эшләр башкара. Әгәр яшьләрдә ватанпәрвәрлек, әдәп, мәрхәмәт сыйфатлары тәрбияләргә теләсәк, язучылар берлегенең киләчәге бар. Киресенчә икән, берлекнең дә кирәге юк.

Рафис Корбан: Язучылар берлеге кирәкме, түгелме дигән сорау мәгънәсез, минемчә. Бары тик аны саклап калу өчен ниләр эшләргә мөмкин дип кайгыртыргакирәк. Чөнки язучылар хәзерге җәмгыятьтә кешедә әхлак сыйфатларын тәрбияләүче бердәнбер катлам булып калып баралар. Ә берлек – шушы катламга хезмәт итүче оешма.

– Соңгы еларда әдәбиятка да грантлар бүлү гамәлгә кереп бара.

Наил Гаетбай: Байтак грантларга гариза бирелде. Өметләнеп, комиссия утырышының карарын көтәбез.

Рафис Корбан: Грантларның төрле формалары бар. Без 2013 елда президенттан күренекле татар шәхесләре турында романнар язу өчен алты грант алдык, һәрберсе 400 мең сум күләмендә. 2015 елда Әдәбият елын үткәрү өчен бирелгән 5 миллион сум да шул грантның бер формасы. Бу безгә күп чараларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Вафат булган халык язучыларының каберләренә таш һәйкәлләр куйдык, юбилейлар үткәрдек, китаплар чыгардык, тәрҗемәләр эшләттек. Мәдәният министрлыгы һәм язучылар берлеге тарафыннан алты премия тапшырылып килә. “Татнефть” берләшмәсенең “Рухият” фонды ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге 3 төп һәм 3 кызыксындыру премиясе, 10 студентны махсус стипендияләр белән бүләкли.

– Хөкүмәт җитәкчеләре әдәбият проблемнарын аңлыймы? Алар бу мәсьәләләрдән хәбәрдармы? Әдәби чараларда хакимият вәкилләре катнашамы?

Наил Гаетбай: Аңлыйлар. Катнашалар. Мәсәлән, республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, премьер-министр Марат Мәрданов, аның урынбасары Салават Сәгыйтов без үткәргән чараларда даими була.

Рафис Корбан: Берлек башкарган барлык эшләр дә Татарстан хөкүмәте катнашлыгыннан, аның хәерхаһлыгыннан гайре үтми. Ел саен бер язучыбызга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Бүгенге көндә ул 500 мең сум тәшкил итә. Президент каршындагы мәдәниятне үстерү фонды тарафыннан һәр юбилярга матди ярдәм күрсәтелә. Гомумән, башкарган эшләребез бихисап. Республика җитәкчелегенең безгә мөнәсәбәте һәрчак уңай.

XS
SM
MD
LG