Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтачта социаль челтәрдә үз сүзен әйтүчеләрне эзәрлекли башлаганнар


"Балтач халкы хәбәрләре" төркеме
"Балтач халкы хәбәрләре" төркеме

"Балтач халкы хәбәрләре"ндә хакимиятләрнең, полициянең башбаштаклыгы турында фикер язучыларны эзәрлекли башладылар, дип белдерә бу төркемдәгеләр.

Балтачта район проблемнары, хакимиятләрнең, полициянең башбаштаклыгы турында үз фикерләрен белдергәннәрне эзәрлекли башлаганнар. Вконтактеда "Балтач халкы хәбәрләре" дип аталган төркем оешканга әле өч атна чамасы гына вакыт узуга карамастан, аны меңнән артык кеше үз иткән.

"Без монда башка төркемнәрдә сүз кузгатылмаган проблемнар турында сөйләшә идек. Кешеләр үзләрендә булган хәлләр турында сөйли, без аларга ничектер ярдәм итәргә тырышабыз, мәгълүмат чараларына да мөрәҗәгать итәбез. Бу хәл хакимиятләргә ошамаган, безне төрлечә кисәтә, куркыта башладылар", дип белдерде Азатлыкка төркемне оештыручыларның берсе Рафаэль Шакиров.

Рафаэль Казанда яши, нәсел-нәсәбе Балтачның Кариле авылыннан. 2013 елда Балтачта "Масяна" дигән балалар кибете ачкан. "Балтач халкы хәбәрләре"ндә хакимияттәгеләргә карата турысын бәреп әйтә торган фикерләр языла башлагач, төрле юллар белән ым кагып Рафаэльне дә кисәтә башлыйлар.

"Таныш булмаган кешеләр килеп: "Нигә сиңа бу төркемнең кирәге бар? Машинаңда бер-берни, наркотиклар табылуын теләмәсәң бу төркемеңне яп. Без сезгә районда эшләргә мөмкинлек бирәбез, ә сез монда гайбәт җыясыз, хастаханәгә, полициягә, хакимияткә пычрак атасыз, без сезнең бизнесны ябачакбыз дип безнең төркемнең администраторын да кисәткәннәр. Аның да Балтачта үз бизнесы бар", ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, бу төркемгә язылганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров үз бүлмәсенә чакырып кисәтә башлаган. "Күпләр хакимиятләр белән бәйләнгән, алар бюджет оешмаларында эшли. Шакиров аларны чакырып "мин бу төркемгә ялгыш килеп кергәнмен, бүтән анда берни дә язмаячакмын һәм төркемнән чыгачакмын" дигән аңлатма язуларын таләп иткән. Очрашуга райондагы террорга каршы эшчәнлек өчен җаваплы кешене дә чакырганнар. Очрашуда "сезнең төркем террорчыларга карый" дип тә әйткәннәр, эштән куу белән дә кисәткәннәр", ди Шакиров.

"Балтач халкы хәбәрләре"ндә фикер белдерүчеләр арасында ачулары килеп кызып китүчеләр дә булган. Шакиров төркемгә район полициясенең башбаштаклыгы турында видео урнаштыра.

Балтач полициясе сүгенә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Төркемдәге бер кыз бу видеоны карагач, Шакиров сүзләренчә, кызып китеп, "нафик аларны, полицияне хакимиятләр белән бергә шартлатырга кирәк", дип язып ташлый. Бу язуны Шакиров тиз генә күреп алып, биш минут эчендә бетерә, әмма, аның сүзләренчә, кемнең ни язганын күзәтеп торучылар, бу язуны саклап кала. "Хәзер менә безне кешеләрне террорга өндәүдә гаепләмәкче булалар. Теләсә нинди юл белән бу төркемне ябу – аларның максатлары", ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, хакимияттәге түрәләр райондагы җирле үзидарә башлыкларына, мәгариф, мәдәният йортлары хезмәткәрләренә шалтыратып авыллардан бу төркемгә кергәннәрне контрольгә алырга, аларны кисәтергә һәм төркемнән чыгарга кушарга күрсәтмә биргән.

Азатлык районның башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка "Сездә ирекле фикер белдерү мөмкинме?", "Социаль челтәрләрдәге тәнкыйть ничек тикшерелә һәм ничек чарасы күрелә?", "Балтач халкы хәбәрләре" дип аталган төркемгә кергәннәрне кисәтүләр хакмы?" дигән сорауларны юллады. Җавап алсак, Азатлык укучыларын таныштырырбыз.

XS
SM
MD
LG