Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел галиме Фоат Ганиев вафат


Фоат Ганиев
Фоат Ганиев

28 февраль тел галиме, филология фәннәре докторы Фоат Ганиев вафат булды.

28 февраль тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фоат Ганиев 85 яшендә вафат булды. Галим белән хушлашу 29 февраль 11 сәгатьтә Татарстан фәннәр академиясендә булачак.

Галим Азатлыкка әңгәмәдә Русиядә җанисәпнең дөрес оештырылмавына, җирле татарларны диаспора дип атауга борчылу белдергән иде. "Башкортстанда татарлар бар, аларның абсолют күпчелеге бернинди дә башкорт телен югалтып татарлашкан башкортлар түгел. Башкортстанда татарлашкан башкортларны башкорт дип язабыз дигән фикер бар. Бу һич кенә дә дөрес түгел", дигән иде ул 2010 елда.

Ганиев татар теленең сүз төзелеше фәнен булдырган галим. Соңгы 20 ел эчендә ул Казан университетында (КФУ) һәм башка уку йортларында белем бирә. 200дән артык фәнни хезмәт һәм шул исәптән 10 монография авторы. Галим өч томлык академик татар теле грамматикасын әзерләүчеләрнең, 20дән артык сүзлек төзүчеләрнең берсе.

Татарстанның, Русиянең атказанган фән эшлеклесе Фоат Ганиев 1994 елда Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә лаек була.

Фоат Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туа. Казан дәүләт университетын 1954 елда тәмамлагач мәктәп директоры, Татарстан китап нәшрияты редакторы булып эшли. 1959 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага укырга керә. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясе яклый.

XS
SM
MD
LG