Accessibility links

Уфа халкының 22,8%ы татар телен камил белә


Уфаның Тукай урамындагы тарихи җәмигы
Уфаның Тукай урамындагы тарихи җәмигы

Уфада яшәүчеләрнең күбесе барлык милләт вәкилләренә дә бертигез яхшы мөнәсәбәттә. Халык фикерен сораштыру әнә шуны күрсәткән.

Уфа хакимияте мәгълумат хезмәте башлыгы Камил Юлаев сүзләренчә, "Башкортстан Республикасы халыклары телләре" канунын тормышка ашыру кысаларында Уфада милли мөнәсәбәтләргә кагылышлы халык фикерен сорашу гел уздырылып тора. Сораштыруда шулай ук туган телнең әһәмияте, аны тормышның төрле өлкәләрендә куллану дәрәҗәсе дә тикшерелә, дип яза "Башинформ".

"Узган елның июнендә социологик сораштыру вакытында Уфа халкының нинди телләрне белүе тикшерелгән иде. Нәтиҗәдә урыс телен камил белүчеләр 91,4% тәшкил итте. Башкорт телен 20,4%, татар телен 22,8%, чит телне 5% кеше белә булып чыкты" ди Юлаев. Аның сүзләренчә, соңгы елларда милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык күзәтелә, Уфада яшәүчеләрнең күбесе барлык милләт вәкилләренә дә бертигез яхшы мөнәсәбәттә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG