Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган кубызчы Роберт Заһретдинов вафат


Роберт Заһретдинов башкорт кубызын дөньяга танытты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Роберт Заһретдинов башкорт кубызын дөньяга танытты

Халыкара дәрәҗәдә дөньяның виртуоз кубызчысы исеменә лаек булган Роберт Заһретдинов вафат булды. Остазга 83 яшь иде.

Башкортстанның танылган кубызчысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Роберт Заһретдинов вафат булды. Соңгы вакытта ул каты авырый иде.

Роберт Заһретдинов 1932 елда Мәчетле районы Эҗекәй авылында туган, Уфа сәнгать училищесында, Свердлау музыка-педагогия институтында белем алган.

Кубыз белән кызыксыну аңа 1969 елда Уфаның музыка-педагогия училищесында укыта башлагач килә. Ул үз куллары белән кубызлар ясый башлый, аларны камилләштерә, төрлеләндерә. 1991 елда Бөтендөнья халык уен корыллары фестивалендә виртуоз кубызчы исеменә лаек була.

1998 елдан Роберт Заһретдинов дөнья буйлап йөреп кубызга өйрәтү остаханәләрен оештыра. Остаз башкорт көйләреннән тыш татар, монгол, якут, фин, француз, алман милли көйләрен, кыска һәм салмак көйләр башкара. Аның репертуарында 200дән артык әсәр бар, үзе ул 50ләп җыр һәм көй авторы.

"Ул үзен генә иң оста кубызчы итеп танытмады, кубызны һәм башкорт милли көйләрен яратырга яшьләрне дә өйрәтте. Аның укучысы Миңнегафур Зәйнетдинов шулай ук дөньяның виртуоз кубызчысы исемен алды", дип истәлекләре белән уртаклашты танылган курайчы Юлай Гайнетдинов.

Кубызлары һәйкәл булып калды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:46 0:00
йөкләү


Мәрхүм белән хушлашу 2 март сәгать унбердә Башкорт дәүләт филармониясендә булачак. Роберт Заһретдиновның кызы Айсылу ханым сүзләренә караганда, республика хөкүмәте һәм башкала мэриясе һәртөрле ярдәм күрсәтә. "Мөселман зиратында урын сораган идек, әмма анда мөмкинлек булмавын әйттеләр. Көньяк зиратның Дан аллеясендә урын бүлделәр", диде ул.

Роберт Заһретдиновның кубызда һәм курайда чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

XS
SM
MD
LG