Accessibility links

Татарстанда ПАРНАС вәкиле Марсель Шәмсетдинов тоткарланган


Казанда 2016 елның 28 февралендә Борис Немцовны искә алу җыенында Марсель Шәмсетдинов
Казанда 2016 елның 28 февралендә Борис Немцовны искә алу җыенында Марсель Шәмсетдинов

Оппозициядәге ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдинов Михаил Касьяновның Казанга сәфәрен оештыру эшләре белән йөри иде.

ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдиновкә штраф яки 15 тәүлеккә утырту яный. 5 март көнне Яшел Үзәндә мәхкәмә булачак, дип хәбәр итте оппозиция вәкиле Эльвира Дмитриева.

Яшел Үзәндәге полиция бүлеге хәбәр итүенчә, Шәмсетдинов юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәү гаепләве белән кулга алынган. Штрафның күләме турында мәгълүмат юк. ПАРНАСның Татарстандагы тагын бер вәкиле Илья Новиков "Казанский репортер" басмасына Шәмсетдиновның берничә көн элек кенә бөтен штрафларын түләгәнен әйтте.

Шәмсетдинов бу көннәрдә ПАРНАС башлыгы Михаил Касьяновның Казанга сәфәрен оештыра иде. Касьянов Казанда журналистлар белән 11 мартта, тарафдарлары белән 12 мартта очрашырга җыена.

Башта Касьяновның Татарстан башкаласына сәфәре 4-5 мартка билгеләнгән иде. Очрашулар "Казан" ("Гранд отель Казань") кунакханәсендә планлаштырылган иде, әмма кунакханә җитәкчелеге сәяси сәбәпне күрсәтеп, чарадан баш тарткан.

XS
SM
MD
LG