Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ир-егетләргә хатын-кызлар бәйрәме күпмегә төшә?


Ир-егетләргә хатын-кызлар бәйрәме күпмегә төшә?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Ир-егетләргә хатын-кызлар бәйрәме күпмегә төшә?

8 март алдыннан Казанда чәчәк сату урыннарында бәяләр артса да, ир-атлар хатын-кызларны бүләксез калдырмаячакларын әйтте. Азатлык хәбәрчесе ир-егетләрдән хатын-кызлар бәйрәме күпмегә төшүен, нәрсә бүләк итәчәкләрен белеште.

Сораштыруда катнашучы ир-егетләр белдергәнчә, халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә иң популяр бүләк – чәчәкләр, икенче урында – ислемай, өченче урында – ювелир бизәнү әйберләре. Һәр ир-ат үз кесәсеннән чыгып бүләк сайлый. Берәүләр биш мең сарыф итсә, икенчеләр “Энә дә, дөя дә бүләк. Шигырь әйттем бүләккә, гомергә калсын йөрәктә”, дип белдерде. Казан үзәгендә очраган бер егет, “Бүләк булмаса, ел буе коймак ашатмас хатын”, дип шаяртты. Безгә очраган күпчелек ир-егетләр чәчәк сату нокталарында бәяләр артса да, ярларын бүләксез калдырмаячакларын әйтте.

Казанда да 8 март бәйрәмендә иң популяр чәчәкләрнең берсе – лалә. Аның бәясе уртача 70 сум. Февраль аенда 80 сум торган розалар бәйрәмгә 200 сумга кадәр менгән. Без моны башкаланың берничә чәчәк кибетенә кергәч белдек, әмма алар фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәде.

Республика башкаласының үзәгендә бер ел элек “Милли” чәчәкләр студиясе ачылган иде. Без аларга да сугылып чыктык. Әлеге студия флористлары букетларны милли бизәкләр сурәтләнгән тасмалар белән җыя. Сатуда татарча котлау сүзләре язылган открыткалар да бар. Аларда татар шрифты кулланылып, “Кадерле әниемә”, “Хөрмәтле дәү әнигә”, “Яраткан апама” дип язылган.

Казандагы "Милли" чәчәкләр студиясенә бер ел тула
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00



“Чәчәк бәйләмнәренә дә ниндидер милли төс өстәргә тырышабыз. Бәйрәм алдыннан халык сизелеп артты. Милли җанлы кешеләр ешрак мөрәҗәгать итә башлады”, ди студия флористы Диләрә Гадеева. Аның сүзләренчә, Казан флористлары өчен Русиядә иң күп чәчәк китерүчеләр (оптовик) Краснодар шәһәреннән. Чит илгә килсәк, бу – Һолландия, Кения, Эквадор. Евро бәясе сумга карата үзгәрүчән булу сәбәпле, чәчәкләрнең бәясе дә уйный икән.

Безнең күзәтүләр шуны күрәсәтте, “Милли” студиясендә дә, Казанның башка чәчәк кибетләрендә дә күпчелек тауар чит илнеке. Русия мәгълүмат чаралары җирле чәчәкләр базарны яулый дип шауласа да, Татарстанның “Букет столицы” кебек дистә еллар эшләүче, йөзләгән сату нокталары булган хосусый оешмалар чит ил чәчәкләре сатуны кулайрак күрә. Аларның сыйфаты яхшы, озак саклана, матур, әлегә бәяләре дә сатып алучыны куркытмый. Әмма илдәге гомум сәяси вазгыятьне истә тотып, “Букет столицы” флористлары бу хакта камерага сөйләргә теләми, эшләрен югалтудан, оешмага артык игътибар булудан куркалар.

XS
SM
MD
LG