Accessibility links

Халыкка "хезмәт" – акча эчендә йөзмәк


Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары белән (архив фотосы)
Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары белән (архив фотосы)

Тиздән Русия думасына намзәтләр игълан ителәчәк. Иманым камил, исемлектә эшен җиренә җиткереп башкара алмаган, урлаганмы-сатканмы, гомумән, берәр шомлык кылып, Татарстанның йөзенә кызыллык китерү сәбәпле эшеннән азат ителгән җитәкчеләр дә булачак.

Дин кануннарын тоткан кешене начар кеше түгел, диләр. Минемчә, безнең җитәкчелектә бик дини кешеләр яши. Әмма аларның үз диннәре.

Барлык дөньяви диннәрнең дә төп кануны – без җирдә кунакта гына. Чын тормыш теге дөньяда башлана. Начар булсаң, тәмуг кисәвенә әйләнәсең. Яхшы кешеләрне җәннәт көтә. Җәннәтнең үз баскычлары бар – кылган гамәлләреңә карап урыныңны да бәялиләр. Иң югары дәрәҗәдәге урынга иң дөрес яшәгән кешеләр генә эләгә.

Бүгенге хакимияттәгеләр тоткан диндә оҗмах һәм тәмуг системы бу дөньяда ук каралган. Түрә кеше белеп тора – хезмәт вазифасын тәмамлагач, ничек эшләгәненә карап, аны “парламент” дип атаган җәннәт көтеп тора. Кылган гамәлләренең ни дәрәҗәдә булуына карап, “җәннәт бакчасындагы” урыныңны да билгелиләр.

Татарстан парламенты – Дәүләт шурасына, Русия парламенты – Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе старт игълан ителеп, хакимият партиясеннән кандидатлар исемлеге игълан ителгәнче үк белеп торасың: анда эшеннән киткән түрәләр букеты булачак. Соңгы Дәүләт шурасына сайлауда эшеннән киткән дүрт район башлыгын тәкъдим иткәннәр иде.

Илдус Касыймов
Илдус Касыймов

Бөгелмә районы башлыгы булып Илдус Касыймов эшләгәндә район авыл хуҗалыгы үсеше буенча арттан беренче урыннарга “иреште”. Эшмәкәрләр шәһәрдә кертелгән яңа тәртипләрдән зар еладылар, ә башлык үз туганнарын, авылдашларын төрле “җылы” урыннарга урнаштырды. Шәһәр читендәге матур урманны кисеп, бөтен Бөгелмә шаккатырлык матур йорт салды. Дөресрәге, салды дип Илдус Касыймовны гына мактау дөрес булмас, бөтен шәһәр тырышлыгы белән салынган йорт. Шәһәрдә булган тикшерүләр да шушы фактларны раслады. Мондый тикшерүләрдән соң башлык китәргә тиеш иде, билгеле. Һәм Дәүләт шурасына “Бердәм Русия” фиркасеннән кандидатлар исемлегендә без кемне күрәбез? Илдус Касыймов – халык депутатына кандидат! Эшләп арыдыңмы, Илдус җаным, инде Дәүләт шурасы дигән җәннәт бакчасында ял итеп ал, халыкка хезмәт ит! Район башлыгы булып торганда халыкка ничек хезмәт итәргә икәнен эшләп күрсәткән кеше бит син. Дәүләт шурасындагы барлык депутатлар да хезмәт хакы алмый, әмма район башлыкларын хезмәт хакы ала торган җәннәти кәнәфиләргә тыгалар. Илдус әфәнденең 2014 елгы табышы 5 миллион сум булган.

Ришат Әбүбәкеров
Ришат Әбүбәкеров

"Үнәрең" зуррак, халыкка күрсәткән игелегең күбрәк икән, җәннәтнең югарырак дәрәҗәсенә дә өмет итә аласың. Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров та район халкын кылган игелекләре белән сөендерде. Поташная Поляна авылы янындагы урманны кисеп, шәһәрдәге барлык эреле-ваклы җитәкчеләргә йорт салырга рөхсәт бирелде. Илдус әфәнде кебек үзенә генә йорт салса, Дәүләт шурасына гына китәр иде. Әмма Поташная Полянада йорт салучылар арасында шәһәрдәге, “Татнефть”тәге генә түгел, республика дәрәҗәсендәге түрәләр дә бар иде. Ришат әфәнде, тумыштан үтә дә тыйнак кеше булу сәбәпле, бу батырлыгы турында сөйләп йөрмәде. Изгелекне эшлә дә суга сал, кеше күрмәсә, балыклар күрер, ди. Әбүбәкеровның кылган гамәлләрен балыклар күргәндерме, әмма югары “яхшы” билгесенә бәяләп, Дәүләт Думасына депутат итеп озаттылар. Айлык хезмәт хакы 450 мең сум, быел 800 мең булачак дигән сүзләр йөри. Өстәвенә, бер депутатны асрау өчен халык кесәсеннән ай саен миллион ярым сум хезмәт хакы тотылачак – әйбәт бит! Тик йөрсәң, шушындый хезмәт хакы, бераз селкенсәң, тагын керә – Ришат әфәнденең 2014 елгы табышы 31,5 миллион сум булган. Ришат әфәнде киңәшмәләрдә үзенең югары дәрәҗәдәге икътисадчы булуы хакында ассызыкларга, докторлык диссертациясе булуын сөйләргә ярата иде. Думага китүендә шушы да зур роль уйнагандыр. Дөрес, аның докторлык диссертациясе кешедән күчереп, турысын ярып әйткәндә, урлап язылган булуы ачыкланды. Булсын! Дәүләт Думасына нәкъ менә шундыйлар кирәк! Татарның нинди икәнен бөтен мир белеп торсын!

Сергей Батин
Сергей Батин

Сергей Батин Яшел Үзән районы башлыгы булып эшләгәндә бер төркем эшмәкәрләр тарафыннан коррупциядә, аерым алганда, шәхси автобус йөртүчеләрне кысрыклап чыгарып үз кешеләрен төртеп кертүдә, дәүләт хезмәткәре булуга карамастан, хосусый ширкәтләрдә оештыручы булып торуда гаепләнгән иде. Бу хакта чыгыш ясаган ике кешегә – Соловьев белән Тугановларга каршы һөҗүм оештырылды. Билгесез кешеләр Соловьевны урамда каравыллап торып кыйнадылар. Николай Тугановны, мөгаен, үтерергә үк җыенганнардыр, анысына һөҗүм итүче өч кеше бейсбол биталары белән коралланган була. Әмма очраклы рәвештә ялгышлык килеп чыга. Николайны түгел, аңа бик охшаган абыйсын кыйныйлар. Бу кеше, техник хезмәткәр булса да, тикшерү комитетында эшләү сәбәпле, бу кыйналу очрагы турында хәбәр Мәскәүгә кадәр үк барып җитте. Сергей Батинны эшеннән алдылар. Ул Федерация шурасына менеп кунаклады. Анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы федераль министрлар белән тәңгәлләштерелгән, дәрәҗәсе дә күпкә югарырак – Русия парламентының югары палатасы. Сергей Батинның еллык табышы 11 миллион сум.

Илдус Әхмәтҗанов
Илдус Әхмәтҗанов

Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗановның килүе үк гаугадан башланган иде. Чистай бизнес-инкубаторында берөзлексез акча урлашулар барды, индустриаль паркка бирелгән 600 миллионның очына чыга алмыйча тинтерәделәр. Тинтерәделәр дип, акча кая киткән дигән сорау чистайларда гына тугандыр, чөнки индустриаль паркның оештыручылары арасында республиканың ул вакыттагы премьер-министры урынбасарының улы булу сәбәпле, югарыда бу сорауга җавап булгандыр. Чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, башлыкның кодасы ришвәт алганда тотылды, тикшерү башлангач, ул агайны асылынган хәлдә таптылар... Билгеле, мондый гаугаларга баткан район башлыгы үз эшен дәвам итә алмый иде. Шулай итеп, Илдус Әхмәтҗанов та хәзер Федерация шурасында.

Вәгыйз Минһаҗев
Вәгыйз Минһаҗев

Ислам диненә күрә, җәннәт катламнарында күченеп йөрү каралмаган булса да, бу дин буенча күченеп йөрүләр дә каралган. Татарстан авыл хуҗалыгына бирелгән субсидияләрнең барысын диярлек үзенә алып барган “Вамин” оешмасын 16 миллиард бурычка батыргач, хуҗасы Вәгыйз Минһаҗевны Федерация шурасына озатканнар иде - “на всякий случай”. Бу эшкә федераль банклар катышкан, тотса Мәскәүләр якаң, утыртып куймасыннар тагын дигәннәрдер. Тавыш зурга киткәч, сенаторлыктан чыгарырга туры килде, Дәүләт шурасына депутат итеп куйдылар үзен. Федерация Шурасы ук түгел инде, әмма, барыбер, алай-болай җинаять эше кузгатыла калса, иммунитеты бар. Бер дә булмаган ише түгел, значогы матур, Дәүшурасы да ярап куя. Бу кешене нигә депутат итәргә, ул сайланган Балтач белән Кукмарада халык файдасына эшләрлек башка кеше юкмы дигән сорау югарыдагыларның исенә дә килеп карамый. Минһаҗев бит аларга рухи яктан якынрак, алар бер диндә.

Озакламый Дәүләт Думасына кандидатларны игълан итәчәкләр. Иманым камил – исемлектә эшен җиренә җиткереп башкара алмаган, урлаганмы-сатканмы, гомумән, берәр шомлык кылып, Татарстанның йөзенә кызыллык китерү сәбәпле эшеннән азат ителгән җитәкчеләр дә булачак. “Парламент бәхәс урыны түгел” дигән иде бит Дәүләт Думасының элекке рәисе Грызлов. Әйе, күптән инде парламент бәхәс урыны да, халык файдасына кануннар кабул итү урыны да түгел. Ул күптән бәгъзе кешеләр өчен җирдәге оҗмах ролен башкара.

Әйдә халыкка хезмәткә, акча эчендә йөзмәккә! Кемнәр анда исемлектә, чыгыгыз!

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG