Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым каникулы: әни хакы


Елена
Елена

Прагада укучы кырымтатар студенты Назлыхан кышкы ялында Кырымга кайтып килде. Анда күргән-ишеткәннәре турында юлъязманы ул Азатлыкта тәкъдим итә.

Иртән Арслан шалтыратты. Тавышы сәер, боек иде. Аны күптәннән белгәнгә, нәрсәдер булгандыр, дип сораштыра башладым. Ишеткәч ник сораганыма үкендем.

Полициягә Фонтаны бистәсеннән (Акмәчетнең бер бистәсе) шалтыратканнар. Бер фатирдан ярдәм сорап кычкыралар дип. Арслан әйтелгән адрес белән барып 7нче катка менгән. Ишек артыннан коточкыч тавыш ишетелгән. Ишекне беркем дә ачмаган. Арслан эшкә шалтыратып ярдәмгә тагын берничә кеше килүен сораган, ишекне ватып ачканнар. Ашыгыч ярдәм дә килгән.

Фатирда идәндә өлкән яшьтәге апаны тапканнар. Авыру кыяфәтле, ябык. Табиблар аны хәлгә китергәч апа менә ниләр сөйләгән. 78 яшьлек Елена исемле бу хатынның өч баласы бар икән. Ике кызы күптән янына килеп тә карамый. Улына аның фатиры кирәк икән. Улы аны тизрәк үлсен дип ут, суны өзеп, ашарга-эчәргә берни калдырмыйча җылытылмаган фатирда бикләп чыгып киткән. Улы акылга килер дип ышанып бу апа 8 көн түзгән. Тугызынчы көнне генә ярдәм сорап кычкыра башлаган, күршеләрне чакырган. Арслан боларны ишетеп йөрәге түзә алмыйча кибеттән ашарга-эчәргә алып кергән аңа.

Бу җинаять өчен улына 8 елга кадәр төрмә яный. Ләкин әнисе улына каршы гариза язудан баш тарткан. “Ходай җәзасын бирәчәк аңа”, дигән.

Тапкан, үстергән, яраткан балаң картайган көнеңдә шулай тизрәк үлүеңне көтәр дигәнне күз алдыма да китерә алмый идем. Сиңа җылы сүз, карау кирәк вакытта ул сине тизрәк үтерергә тырышыр дип. Тәрбиядән торамы бу? Нәрсәгә бәйле? Боларны ишеткәч бик озак сөйләшә алмый утырдым. Аннары әни кочагына утырып үкси-үкси еладым. Әнием минем, җан кисәгем. Гафу ит мине, рәнҗеткән булсам.

XS
SM
MD
LG