Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русиянең 36 төбәгеннән татар авыллары эшкуарлары җыела


Татар авыл эшкуарлары җыены, 2015 ел
Татар авыл эшкуарлары җыены, 2015 ел

16-18 март Казанда Русиянең төрле төбәкләрендә татар авылларында эшләлүче эшкуарлар җыены үтәчәк. Җыенда эшмәкәрлекне үстерү һәм татар авылын саклап калу проблемнары каралачак.

Бөтендөнья татар конгрессы интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, быелгы җыенга Татарстанның күрше төбәкләреннән - Башкортстан, Мари Эл, Түбән Новгород, Самар, Ульян өлкәсеннән татар авыллары һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре чакырылган. Шулай ук Красноярски, Иркутски, Кемерово кебек ерак төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Барлыгы 36 төбәктән 660тан артык кунак көтелә.

Җыен 16 март башлана. Аның кысаларында "Игенчелек" (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык), "Төрлекчелек" (терлекчелек, кошчылык) һәм "Һөнәрчелек" (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) юнәлешләренә бүленеп эшләү каралган.

17 март авыл эшмәкәрләре Татарстанның Теләче районына барып, анда җирле хуҗалыклар белән таныша һәм хезмәттәшлек урнаштыру юллары хакында сөйләшә алачак.

18 мартта Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында хәләл тауарлар һәм халык кәсебе күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Шулай ук бу көнне узачак пленар утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Кунаклар өчен мәдәни програм да каралган.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, алар туплаган исемлеккә төрле төбәкләрдә яшәүче 7 меңнән артык татар эшкуары керә.

XS
SM
MD
LG