Accessibility links

Путин Сүриядән Русия гаскәрләренең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде


Русиянең Сүриядәге Латакия хәрби ныгытмасында SU-34 очкычы
Русиянең Сүриядәге Латакия хәрби ныгытмасында SU-34 очкычы

Путин бу карарын хәрбиләр алдында куелган максатларның үтәлүе белән аңлатты.

Русия президенты Владимир Путин Русиянең Сүриядәге гаскәрләренең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде. Ул бу карарын хәрбиләр алдында куелган максатларның үтәлүе белән аңлатты.

Путин сүзләренчә, Сүриядән гаскәр чыгару сишәмбедә башланачак. "Безнең Тартуста урнашкан диңгез базасы һәм Хмеймим һава базасы үз эшләрен элеккечә дәвам итәчәк. Алар җирдән, судан һәм һавадан ныклап якланган булырга тиеш", диде Владимир Путин.

Ул шулай ук Русия көчләрен чыгару Сүриядә килешү төзү эшенә уңайлы стимул булачак дигән өметен белдерде. Путин шулай ук Сүриядә низагны туктату максатында солых сөйләшүләрендә Русиянең ролен активлаштырырга боерды.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков белдергәнчә, хәрби көчләрне чыгару карары Сүрия җитәкчесе Бәшәр Әсад белән килешенгән.

Русия Сүриядәге хәрби операцияне 2015 елның 30 сентябрендә башлаган иде.

XS
SM
MD
LG