Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия очкычларының беренче төркеме инде Сүриядән чыгарылган


Хмеймим авиабазасы
Хмеймим авиабазасы

Алдагы көнне Русия президенты Владимир Путин 15 марттан Сүриядәге гаскәрләрнең төп өлешен чыгара башларга фәрма биргән иде.

Русия очкычларының беренче төркеме Сүриядә Хмеймим авиабазасыннан Русиядә даими урнаша торган ураннарына юл тоткан. Бу хакта Русия саклану министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Алдагы көнне Русия президенты Владимир Путин Саклану министры Сергей Шойгу һәм Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда 15 мартта Сүриядәге гаскәрләрнең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде.

“Би-би-си” белдерүенчә, Көнбатыш илләре вәкилләре бу мәгълүматка бик сак карый, алар әлеге карар Димәшкнең Сүриядә сәяси процессны җайга салуында актив катнашуына китерер дигән өметтә кала.

Сишәмбегә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Барак Обаманың телефон сөйләшүе булды. Обама хакимияте белдерүендә бу сөйләшүдә күтәрелгән Кремльның мондый көтелмәгән адымына карата бернинди бәя бирелми. Белдерүдә әйтелгәнчә, АКШ президенты февральдә утны туктату турындагы килешү гамәлгә кергәннән соң, көч куллану дәрәҗәсенең кимүен уңай бәяләгән һәм Сүрия режимына тугры калган көчләрнең һөҗүме солых килешүен өзәргә мөмкинлеген әйткән.

XS
SM
MD
LG