Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фин хоры Казанга килеп татарча җырлаячак


Миңнеханов финнарның "Otaniemen Kaiku" хорын Казанга чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

"Otaniemen Kaiku" хорының бер өлеше 2015 елның 15 ноябрьдә Һелсинкига килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндия татарлары белән очрашуында чыгыш ясый

27 апрельдә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Һельсинкидан килгән "Otaniemen Kaiku" ("Отаниеми кайтавазы") исемле фин хоры чыгыш ясаячак.

Һельсинкиның "Otaniemen Kaiku" ("Отаниеми кайтавазы") исемле фин хоры Казанда татар телендә Рөстәм Яхин романсларын һәм татар халык җырларының эшкәртелгән вариантларын башкарачак. Концертта алар композиторлар Бах, Сибелиус, Чайковский әсәрләрен дә җырлаячак.

"Хор кайтавазы" дип аталган концертта шулай ук Татарстанның камера хоры да катнаша. Кичә ахырында бу ике төркем бергәләп башта фин халык җырын, аннары татар халык җырын башкарачак.

"Otaniemen Kaiku" хорының бер өлеше узган елның 15 ноябрендә Һелсинкига килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндия татарлары белән очрашуында татар җырларын башкарып президент күңеленә хуш килгән һәм Миңнеханов аларны "сезгә уңай, безгә уңай булган чакта Казанга килегез" дип шәхсән үзе чакырган иде.

2002 елда оешкан "Otaniemen Kaiku" хорында ирләр генә җырлый һәм аларның барысы да инженер белеме алганнар. Җитәкчеләре исә композитор, музыка белгече һәм язучы Тапани Лансио.

Фин халык музыкасы белән беррәттән әлеге хор үз репертуарына татар фольклорын да алган. Татар милли мирасын музыкантлар кадерләп өйрәнә һәм үзенчәлекле итеп бизи.

Фин хоры татар милли музыкасы фин музыкаль традициясенә бик якын дип исәпли. Финнарның татар мәдәниятен якын итүе бу илдә инде бер ярым гасыр чамасы яшәп килүче татар мәхәлләсе булуы белән дә бәйле.

XS
SM
MD
LG