Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чулпан Хәммәтова Гүзәл Яхина әсәре нигезендә төшереләчәк фильмда төп рольне уйнарга риза


Чулпа Хәммәтова
Чулпа Хәммәтова

“Зөләйха күзен ача” фильмын Русия телеканналарының берсе төшерергә җыена. Актриса Чулпан Хәммәтова анда төп рольне уйнарга каршы түгел.

Актриса Чулпан Хәммәтова Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзен ача” әсәре нигезендә төшереләчәк фильмда уйнарга каршы түгел. Әлеге фильмны Русия телеканалларының берсе төшерергә җыена.

Элегрәк Яхинаның шау-шу тудырган әсәре нигезендә, бер телеканал сигез серияле фильм төшерергә җыена дигән хәбәр инде булган иде. Яхина төп рольдә Чулпан Хәммәтованы күрергә теләвен Казанда Милли музейда узган очрашуда да әйтте.

“Бу рольгә 100 процент Чулпан Хәммәтова туры килә. Мин аны күрәм. Чыгышы, әсәрдәге каһарманның яше, холкы белән дә килешә. Аның белән бу турыда сөйләштеләр. Әмма рольне кемгә бирү, актерны билгеләү – әсәргә нигезләнеп кинофильм төшерергә алынган телеканал эше. Мин киңәш кенә итә алам. Әлегә берни билгеле түгел”, диде ул.

Хәммәтова фильмда төшүгә каршы булмавын әйтте.

“Гүзәл миңа шалтыратты һәм мин бик теләп бу проектта катнашачакмын”, диде Хәммәтова “Новости” агентлыгына.

Яхина әлегә фильм төшерү турында телеканал белән килешү әлегә имзаланмаганын әйтте.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы Мәскәүдә "Зур китап" Бөтенрусия әдәби бәйгесендә җиңде. Шулай ук әлеге китап интернетта укучылар сораштыруында да иң күп тавыш җыйган иде.

Гомеренең күп өлешен Казанда үткәргән, соңгы 15 елда Мәскәүдә яшәүче язучы Гүзәл Яхинаның әсәрендә татар әбисенең һәм ул чордагы башка сәяси золым корбаннарының сөргендә кичергәннәре һәм яшәп калу өчен көндәлек көрәше сурәтләнә. Әсәр 1930 елда татар авылында башланып китә.

XS
SM
MD
LG