Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле башкорт шагыйре Тимер Йосыпов бакыйлыкка күчте


Тимер Йосыпов
Тимер Йосыпов

Озакка сузылган каты авырудан соң Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге, шулай ук Фатыйх Кәрим, Рәми Гарипов исемендәге премияләр лауреаты, күренекле башкорт шагыйре Тимер Йосыпов 78нче яшендә вафат булды.

Тимер Йосып улы Йосыпов 1938 елның 31 маенда Дуван районының Түбән Әпсәләм аылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Чиләбе өлкәсенең Саткы шәһәрендә яши. Кыйгы район газетында эшли. Башкортстан дәүләт университетында белем ала. Бөрҗән районының Аскар урта мәктәбендә укыта. Күп еллар “Башкортстан пионеры” (бүген – “Йәнчишмә”) газетында эшли. Мәскәүдә югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң Башкортстан язучылар идарәсе рәисе урынбасары булып эшли.

Шагыйрьнең тәүге китабы 30 яшендә нәшер ителә. Бүген ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрьнең улы Булат Йосыпов билгеле кино режиссеры.

Тимер Йосыпов элегрәк бакыйлыкка күчкән каләмдәшләре Рәми Гарипов, Ким Әхмәтҗанов, Миәссәр Басыйров һәм Вафа Әхмәдиевләрне сагынып “Утлар сүнмәс” исемле шигырендә шулай дип язган иде:
Якты эзләрегез калды,
Яшәдегез мән белеп.
Киттегез сез,
Таулар калды,
Таулар гына мәңгелек.
Йөрәгегез дөрләп калды,
Дөрләп янган утлардай.
Күкрәп явар кебек идек,
Күкрәк иде күк арка.
Хәзер бары туфрагыма
Җиһан яшьләре сарка.
Кайгылы давыл сугылды
Йөрәгемне ярганчы.
Мәңге сезне юксынырмын
Яныгызга барганчы.
Сабырлыкларым сынды шул,
Авыр булса да түзәм.
Намус диеп, көрәштегез,
Сез – югары.
Мин – түбән...
Кайгы яшене сугылды
Йөрәгемне ярганчы.
Мәңге сезне юксынырмын
Яныгызга барганчы.

Мәрхүм белән саубуллашу 18 мартта Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узачак.

XS
SM
MD
LG