Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норлат белән гагаузларның Чадыр-Лунга калалары тугандаш шәһәр булдылар


Гагауз башканы Ирина Влах һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 6 март 2015
Гагауз башканы Ирина Влах һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 6 март 2015

Бу карар Татарстанда узучы Гагауз мәдәнияте көннәре кысаларында кабул ителде.

Татарстанның Норлат һәм гагаузларның Чадыр-Лунга калалары тугандаш шәһәр булдылар. Бу килешүне Гагауз мәдәнияте көннәре кысаларында шәһәр башлыклары имзалаган, дип яза gagauzinfoга сылтама белән "Реальное время".

Тарафлар мәдәни, икътисади һәм һуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне арттыру турында килеште.

Чадыр-Лунга шәһәрендә молдован-төрек лицее да эшли, аны бетергәннәр Төркия университетларында укуларын дәвам итә ала.

Молдованың автоном төбәге булган Гагаузда 162 меңнән артык кеше яши. Аның күпчелеге төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузлар.

XS
SM
MD
LG