Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волжский шәһәрендә мәчет төзүгә каршы имза җыю башланды


Волжский шәһәрендә төзеләсе мәчет проекты
Волжский шәһәрендә төзеләсе мәчет проекты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаровтан Волжскийда мәчет төзелешенә ярдәм итүен сораганнан соң шәһәрдә мәчеткә каршы имза җыю башланды.

Узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашу вакытында аннан Волжский шәһәрендә мәчет төзелешенә ярдәм итүен үтенгән иде.

Волгоград өлкәсе Волжский шәһәрендә ике катлы мәчет төзелү турында хәбәр 2010 елда таралды. Тик мәчет төзелеше башланмаган килеш кала бирә. Волжский мөселманнары хәзергәчә уңайлыклары булмаган идән асты бүлмәсендә намаз укырга мәҗбүр.

Миңнехановның үтенече хакында мәгълумат чаралары хәбәр итү белән үк Волжский шәһәренең исламга каршы булган кешеләре мәчет төзүне булдырмауны таләп итеп интернетта имза җыя башлады.

“Волгоград өлкәсе Волжский шәһәрендә мәчет төзүне булдырмагыз” дип аталган петициягә имза куючылар Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итә .

“Волжскийда мәчет төзелүе мөмкин дигән хәбәр шәһәр халкын шок хәленә китерде. Губернатор Бочаров бу көннәрдә Татарстанга барды, һәм анда республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Бочаровтан безнең шәһәрдә мәчет төзүгә ярдәм күрсәтүен сорады. Бу хәбәр массакүләм мәгълумат чараларында таралып, Волжский халкын куркытты.

Без үз шәһәребез, якыннарыбыз һәм балаларыбыз өчен куркабыз. Мәчетнең һәм гомумән ислам тәгълимәтенең радикал элементлар һәм ислам террорчылыгы барлыкка килеп үсеш алсын өчен уңай мохит икәнен без беләбез. Мәчет җәмгыятьтә ифрат зур киеренкелек тудырачак һәм бәрелешкә сәбәпче булачак. Волгоградта моңа кадәр булган коточкыч терактларны беребез дә онытмый: террорчылар автобус, троллейбус һәм вокзалны шартлатып, дистәләрчә кешене үтерделәр. Әле яңа гына Мәскәүдә булган коточкыч хәл – үзе тәрбияләгән баланы үтергән бала караучы хатын киселгән бала башын тотып шәһәр урамнары буйлап “Аллах Әкбәр” диеп кычкырып йөрде.

Безнең туктаусыз курку эчендә яшисебез килми. Хөрмәтле Владимир Владимирович, безне, балаларыбызны, шәһәребезне куркынычсызлык белән тәэмин итегез – Волжскийда мәчет төзүгә юл куймагыз”, диелгән петициядә.

Бүгенге көнгә мөрәҗәгатькә 800дән артык кеше кул куйган.

Русиядә мөселманнар мәчет төзү эшендә бик еш җирле хакимият яисә халык тарафынан каршылыкка очрый. Хабаровски шәһәрендә мәчет төзелешенә каршы имза җыю дәвам итә. Яңа мәчет май аенда төзелә башлар дип планлаштырылган иде. Хәзерге вакытта проектны төбәк хакимияте һәм Мәскәү белән килештерү бара.

XS
SM
MD
LG