1Гангасагар – Һиндстанда индусларның иң зур табыну үзәкләреннән берсе. Ел саен Макара-санкранти дип аталган уңыш бәйрәменнән соң бирегә меңнәрчә кеше җыела. Бу фотодагы хатыннар су белән чистарыну йоласыннан соң кояшка табына.
2Бер төркем буддист монахлар кар яуганда махсус дини йолага бара. Чара Кытайның Лангмуси шәһәрендә уза. Шәһәр халкының яртысы буддистлар булса, икенче яртысын мөселманнар тәшкил итә.
3"Бу фотом белән мин һәр кеше тәненең теләсә кайсы урында, теләсә кайсы яшьтә үз тарихы булуын күрсәтергә теләдем. Тән беркайчан да алдашмый. Һәрбер кечкенә генә хәрәкәт тә тарихны чагылдыра, хәтта кешеләр үзләре бу турыда уйламаса да. Бу фотография аша мин шушы үз тәнебездән аерылганлыгыбызны күрсәтергә тырыштым. Бу өч гаҗәеп хатын белән мин Патша балет мәктәбендә хореограф буларак эшләдем", ди фотограф.
4Төрекмәнстандагы Дарваза газ кратерын "Тәмуг ишеге" дип тә атыйлар. Ул бернигә карамыйча инде 45 ел буе яна. 1971 елда совет галимнәре җир астында газ җыелган урын таба. Казу һәм бораулау эшләре барышында геологлар җир астындагы бушлыкка юлыга, нәтиҗәдә җир ишелеп, газ тулган зур тишек барлыкка килә. Кешеләргә һәм мал-туарга зарарлы газлар җир өстенә чыкмасын өчен аңа ут төртергә дигән карарга киләләр. Геологлар ут берничә көннән үзе сүнәр дип көткән булса да, ул һаман сүнми.
5Бу фото Бангладыштагы мәдрәсәләрнең берсендә төшерелгән. Дәресләр тәмамланганнан соң малайлар футбол уйный һәм ком туздыра. "Алар өчен кемнең җиңүе яки кемнең җиңелүе мөһим түгел, уен бары кичке кояш нурларыннан ләззәтләнү өчен генә кирәк", ди фотограф.
6"Кечкенә чакта күләгәле сукмакта мин бер кыргый төлке очраткан идем. Бу кыргый хайванның шәһәр киртәләре аша узуын фотога эләктереп алырга теләдем. Хайваннар безгә үзләре белән безнең арадагы чикләрнең без уйлаганча ук зур булмавын искәртә. Көтелмәгән хәлләр көтелгән булырга тиеш", ди ирланд фотографы.
7Фотограф ярлы һинд гаиләсе балалары Җир шарының үз күчәре тирәсендә әйләнү принцибын аңлаган мизгелне эләктереп алган. "Аларның елмаюы белемгә шатлануны чагылдыра. Мәгарифнең чын мәгънәсе менә шушы инде" ди. ул.