Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан – Русиядә туризм өлкәсендә өметле юнәлешләрнең беренче өчлегендә


Казан Кирмәне
Казан Кирмәне

2015 елда Татарстанда 2,7 млн турист булган.

Татарстан Русиядә туризм өлкәсендә өметле юнәлешләрнең беренче өчлегенә керде. Әлеге рейтинг соңгы бер ел эчендә кунакханәләрне һәм фатирларны аеру мәгълүматлары нигезендә эшләнгән.

2015 елда Татарстанда 2,7 млн турист булган. Аларның күбесе башкала Казанга килгән.

Казаннан Болгарга, Зөягә, Алабугага һәм Чистайга экскурсияләр популярлык казана, дип белдерелә.

Әлеге рейтинг унлыгына Кырым, Алтай, Камчатка, Ставрополь, Калининград һәм башка өлкәләр дә кергән.

XS
SM
MD
LG