Accessibility links

Татар дизайнерларының милли онлайн-кибете Руками дип атала


Хәзер анда 12ләп бренд яки дизайнердан 50 тауар бар. Бердәнбер таләп – татар тематикасына туры килү. Шул ук вакытта сайтны урыс сүзе белән атаганнар һәм ул урыс телендә генә эшли.

29 мартта RUKAMI дип аталган татар дизайнерлары онлайн-кибете эшли башлады. Аны Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тирәсендә эшләүче Радмила Хакова ачкан. Кибет .tatar доменында теркәлгән, шуңа сайт "руками.татар" дип укыла.

Кибеттә Казан, Мәскәү, Уфа, Иҗау һәм чит илләрдә иҗат итүче дизайнерларның тауарлары тәкдим ителә. "Киштәләрдә" киемнәр, букчалар, башлыклар, аксессуарлар, тәбрикнамәләр, ябыштыргычлар бар.

Кибеттә әлегә 12 бренд яки дизайнердан 50 позиция бар. Якын киләчәктә оештыручылар бу санны 100гә җиткерергә һәм хәтта шоурум ачарга ниятли. Оештыручылар дизайнерлардан тауарларның барысын да үзләре сатып ала. Бердәнбер таләп – татар тематикасына туры килү.

Сайтта дизайнерлар яки бренд турында тулы мәглүмат, аларның татар дизайны турында фикерләре дә бирелә. Хәер, ресурс бары тик урыс телендә генә эшли, исенә дә нигәдер урыс сүзен сайлаган, татарча исем бирергә теләмәгән.

Кибетнең сайтында язылганча, оештыручылар яңа дизайнерлар белән хезмәттәшлеккә ачык.

XS
SM
MD
LG