Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альтернатив татар музыкантлары җыенындагы җиде мөһим цитат


31 мартта Казанның "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә альтернатив музыкантлар белән очрашу һәм фикер алышу узды. Дискуссиянең темасы "Татарча җанлы музыка - кайчан барысы да без уйланмаганча китте? Һәм ни өчен бу - шәп?" дип билгеләнгән иде.

Очрашуны журналист, музыкант Рәдиф Кашапов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин алып барды. Башта Кашапов татарча альтернатив музыка, җанрлар турында кыскача мәгълүмат бирде. Соңыннан сәхнә вәкилләре үз фикерләрен яңгыратты.

Ильяс Гафаров, "Иттифак" төркеме: Татар эстрадасында килгәндә, минемчә, ул "Барс" ширкәтләре җанлы музыкалы концертлардан баш тарткач, тулаем үсүдән туктады.

Альберт Исмаил: Хәзерге вакытта үз иҗатыңны минус (фонограмма) аша да тәкъдим итеп була, иң мөһиме - материал сыйфатлы булсын.

Татарча альтернатив сәхнә үсеш кичерсен өчен безгә ешрак кафеларда яки башка мәйданнарда физик очрашулар, концертлар ясарга кирәк.

Альтернатив сәхнәдә музыка кешенең җаныннан килә. Ул беренче чиратта үзебез өчен булырга тиеш. Эстрада исә һәркем тамашачы артыннан куа һәм популярлыкка омтыла.

Илназ Гәрәев, "Алканат" тө​ркеме: Хәзер күп кенә төркемнәр берәр иске классик татар җырын алып аны яңача җырларга тырыша. Бу дөрес юл түгел, моның белән мавыкмагыз. Эстрадага килгәндә исә, ул хәзер регресста. 30-40 ел элекке татар эстрадасы интеллектуальрәк, кызыграк, сыйфатлырак иде. Хәзер аны карап та булмый.

Оскар: Минем өчен татар музыкасы ул - халык музыкасы. Без уйнаган музыка исә бары тик безгә ошаган музыка, яңа әйбер түгел. Гомумән, мин без иҗат иткән музыка кемгәдер кызык булыр дип уйламыйм. Ул үзебез өчен генәдер инде. Ләкин шунысы кызык, концертларда безне татарча белмәгән кешеләр дә тыңлый.

Yellow Side хип-хоп төркеме

Татарча рэп музыкасында хәзер сыйфатсыз башкаручылар һәм материал күбәйде. Бу безгә иҗат итәргә комачаулый.

Илназ Гәрәев, Алканат тө​ркеме

Татар музыкасында тел мәсьәләсе зур барьер. Туган телен белгән кеше аз.

Рәдиф Кашапов

Мин 5 ел татар телен белмәгән кешеләр өчен җырладым. Нәрсә җырлаганымны белмиләр иде. Бу нормаль күренеш. Мин, мәсәлән, телне белмәсәм дә, гарәп, француз музыкасын яратып тыңлыйм.

XS
SM
MD
LG