Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида "Татар егете"н сайладылар


"Татар егете-2016" - Данис Нәүрүзов
"Татар егете-2016" - Данис Нәүрүзов

Омскида татар егетләре сынау үтте. Узган якшәмбедә шәһәрнең иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте "Татар егете-2016" бәйгесе үткәрде.

Татар яшьләре арасында ярышлар оештыру Омскида инде гадәткә кереп бара. Шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте беренче бәйгене кызлар арасында җиде ел элек үткәргән иде. Ул вакытта кызлар "Милләт кызы" исеме астында ярыштылар. Бәйгеләр "Татар җәүһәре", "Озын толым" исемнәре белән дә үткәрелде.

Быелгы бәйгене үткәрүдә дә, узган еллардагы кебек, Омски шәһәр миллә-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Ялкын" яшьләр оешмасы күп көч куйды. Оешманың әле күптән түгел генә эшли башлаган җитәкчесе Лилия Колгучина, әзерлек эшләренә бер айдан бераз гына артык вакыт үтте, ди.

Бәйгедә катнашучы егетләр
Бәйгедә катнашучы егетләр

Егетләрне конкурска әзерләү белән дә, асылда, Лилия үзе шөгыльләнде. "Ялкын" оешмасы кызлары София Тамбаева һәм Фирүзә Асадулина аның беренче ярдәмчеләре булды. Егетләрне танышлар аркылы да, интернет челтәрләре аша да таптык, диләр кызлар.

Бәйгедә катнашырга башта сигез егет теләк белдергән иде. Әзерлек барышында алты егет калды, инде көне җиткәч Эчке эшләр министрлыгында эшләүче егет – Замир эшеннән китә алмау сәбәпле, килә алмады. Шулай итеп, бәйге көнендә Омскиның Дуслык йорты сәхнәсенә биш егет – Рөстәм Кучуков, Данис Нәүрүзов, Марсель Садриев, Руслан Әширов һәм Ринат Әхмәтгәрәев чыкты.

Егетләрнең өчесе – Руслан, Данис, Марсель – югары һәм урта уку йортлары талибләре, Рөстәм һәм Ринат төрле сәнәгать предприятиеләрендә эшлиләр. Татар егете бәйгесе турындагы мәгълүматны егетләр, Рөстәм Кучуковтан башкалары, интернет аша, ВКонтакте социаль челтәре аша белгәннәр.

Кул көрәше бәйгесендә
Кул көрәше бәйгесендә

25 яшьлек Рөстәм исә 18 яшеннән татар оешмалары эшчәнлегендә катнашып килә һәм мәгълүматны оешма рәисе аркылы белгән. Мин җиде яшемнән җырлыйм, бераз бию белән дә мавыгам, һәм шуңа күрә ярышта да көчемне сынап карарга булдым, гомумән, мин мөселман булуым белән горурланам, ди Рөстәм Кучуков. Ул барлык биремнәрне уңышлы үтәп, "Батыр егет" исемен яулады.

Бәйгенең шартлары буенча алты номинация иде. Тагы өч номинацидә – "Сәләтле егет" исеменә – Ринат Әхмәтгәрәев, "Шаян егет" – Марсель Садриев һәм "Тыйнак егет" – Руслан Әширов җиңүче булдылар. Хөкемдарлар Русланга, бертавыштан, башка егетләр озынырак та буйлы, өлкәнерәк тә, шулай да катнашырга куркып тормаган дип "Кыю егет" исемен дә бирделәр.

"Татар егете-2016" исеме һәм, әлбәттә, беренче урын, тумышы белән өлкәнең Большеречье районы, татарлыгы белән дан тоткан Үләнкүл авылыннан, хәзер Себер казак идарә һәм технологияләр институтында белем алучы Данис Нәүрүзовка бирелде. Үземнең милли мәдәниятемә яхшы карыйм, халык йолаларын, милли бәйрәмнәрне хөрмәт итәм, ди Данис. Мин житди, игелекле, ярдәмчел, юмарт, тормыш һәм спорт сөючән, әмма идеаль түгелмен, ди Данис елмаеп.

Оештыручылар һәм жюри белән
Оештыручылар һәм жюри белән

Егетләргә бәя бирүчеләр, ягъни жюри биш кешедән торды. Жюри рәисе Омскиның мәдәният коллияте укытучысы, концертмейстер Әлфия Дистанова, жюри әгъзалары Омски сервис институты доценты, математика фәннәре кандидаты Светлана Мөхәммәтдинова, эшмәкәр Наил Марятов, шәһәр мохтарияте рәисе урынбасары Марат Катыров, 86нчы санлы мәктәп укытучысы Гөлнара Вәисова булдылар.

Ике сәгатьтән артык барган бәйге кызыклы да, мавыктыргыч та булды кебек. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп утырды, бәйге тәмамлангач рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать булуларын белдерде, мактау сүзләрен жәлләмәде.

XS
SM
MD
LG