Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисбах Сәхәбетдинов: "Түбәтәйне салдырмый гына да бармакны дәвалап була иде"


Мисбах Сәхәбетдинов: "Түбәтәй салдырмый гына да бармакны дәвалап була иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:32 0:00

6 апрель дәвам иткән мәхкәмә утырышында гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновка коралны ничек ясавы, табиб Андрей Железновны ничек үтерүе турында сораулар бирелде. Железновның туганнары Сәхәбетдиновка бер миллион сумлык дәгъва белдерде.

Мисбах Сәхәбетдинов мәхкәмәдә табиб Андрей Железновны үтерүгә китергән сәбәпләрне бәян иткәндә мондый аңлатмалар бирде.

"Табиб Железнов мине кабул итмәде, түбәтәй салуны таләп итте. Җәрәхәтле бармакны түбәтәйне салмыйча да дәвалап булгандыр. Җәрәхәтне карау урынына ул милиция чакыртты. Милиция мине табиб бүлмәсеннән суярга алып чыккан дуңгызны кебек сөйрәп алып чыкты. Мин урындык-өстәлләргә ябышырга тырыштым, шул ук вакытта каршылык күрсәтүемне белдереп, булдыра алганча кычкырдым. Ләкин мине ишектән өстерәп чыгарып, милиция машинасына утырттылар. Ул чорда милиция иде әле. Шунда сәбәпләрне аңлаткач, алар мине җибәрде. Көч хәл белән өйгә кайтып егылдым. Шушы вакыйгадан соң ике чир алдым. Чирләрне вакыт төзәтә, диләр.

Озак вакытлар, еллар йөргәч, авылымдагы өйдә ремонт эшләрен башладым. Чаллыдагы төзелеш кибетенә дә барырга туры килгәләде. Шунда төзелеш патроннары сатылганын да күргәләдем. Аны күпләп саталар иде. Күп булгач кыйбат була инде, шуңа, әлеге патроннарны күпләп сатып алучыдан биш патрон алдым.

Мисбах бабай ничек корал ясаганын аңлата
Мисбах бабай ничек корал ясаганын аңлата

Вакыт узды, чир китмәде. Шушы төзелеш патронына яраклаштырып кул таягыннан ату коралы ясадым. 11 декабрьдә шушы коралдан Железновка аттым. Аны үтерү теләге юк иде, йөрәк ягына түгел, уң яккарак атарга тырыштым. Ләкин кулдан ясаган коралны төбәп булмый иде, шуңа да карамастан, пуля йөрәк ягына эләгә. Аның үлүен теләмәдем. Железнов егылгач 112 номеры белән МЧСка ату турында шалтыратып әйттем. МЧСлар дөрес шалтыратмыйсыз дип җавап бирделәр. Аннан инде дәваханә хезмәтләре шалтыратуы беләнме, полиция, ашыгыч ярдәм килде.

Үтерүемә үкенәм. Оныта алмагач, миңа да рәхәт булмагандыр. Минем белемем юк, җиде сыйныф кына тәмамладым. Сөйләшә белгән булсам, Железнов белән ачыктан-ачык сөйләшеп дәгъваларны белдерәсе иде. Нигә коралдан аткач та китеп бармадыгыз, дисез. Мин башта ук китмәскә булдым. Атыйм, аннан җәзасын да алыйм, дидем. Ату җиңеллек бирмәде. Атсам, канәгать калырмын дигән идем. Алай булмады", дип сөйләде Мисбах Сәхәбетдинов казый һәм прокурор ягыннан булган күпсанлы сорауларга җавап биреп.

Прокурор Мисбах Сәхәбетдиновка гаепләү белдерә
Прокурор Мисбах Сәхәбетдиновка гаепләү белдерә

Мисбах Сәхәбетдинов кулга алынгач та тикшерүчеләр тарафыннан матбугатта мондый хәбәрләр таралган иде. Имеш, Мисбах бабай 2014 елның 15 маенда Железновны үтерү теләге белән табибның эш бүлмәсенә килгән. Шунда газет белән капланган кул таягы-коралдан аңа ату омтылышы ясаган. Ләкин корал атмый, анда ниндидер җитешсезлек була. Казый шушы вазгыятьне дә ныклап күтәрде. Прокурор да төрле яклап сораулар бирде. “Мин андый үтерүгә йөрмәдем. Кемнәр, каян алганнардыр, белмим. Тикшерүчеләргә дә бу хакта сүз әйтелмәде. Белүемчә, тикшерүчеләр беркетмәгә мин әйтмәгән сүзләрне дә язган булып чыга. Минем алар язган беркетмәне шушы үтерү булган көнне үк укырга хәлем дә юк иде. Әйе, хәл авыр, колак ишетми, сорауларны урысча бирделәр. Беркетмәгә мин әйткәннәрне генә язганнардыр дип ышандым, хәлем булмагач, укымыйча гына имза да куйдым”, диде Мисбах бабай.

Аннан патроннарны, мылтыкны ничек ясау турында тәфсилле сораулар, тәфсилле җаваплар булды. Мисбах бабай төзелеш патронына ничек итеп пуля яраклаштыруын, анысын ничек итеп пружина, бәрмәләр, чакмалар ярдәмендә кул таягына көйләвен дә сөйләде. Казый да, прокурор да, сак хезмәткәрләре һәм утырышта катнашучылар да җиде сыйныф белеме булган Мисбах картның шундый корал ясый алуына гаҗәпләнүләрен яшерә алмады.

Мисбах бабай ясаган корал
Мисбах бабай ясаган корал

Казый Мисбах Сәхәбетдиновның ни өчен тәрҗемәче аша гына сорауларга җавап бирергә теләве белән дә кызыксынды. “86 яшьлек кеше үзен беркайчан да яхшы хис итми. Минем татарчам күпкә яхшырак. Мәхкәмәнең татарча баруын телим. Бәлки миңа да кабергә бер генә адым калгандыр”, дип җаваплады ул.

Утырыш азагында мәрхүм Железновның кызы Анастасия мораль зыян китергән өчен гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновтан бер миллион сум түләтү турында дәгъва белдерде. Мисбах Сәхәбетдинов әлеге дәгъвага “Мин миллионер түгел, пенсионер. Мондый акчаларны түләргә туганнарым да, көчем дә юк”, дип белдерде.

Железнов туганнарының әлеге дәгъвасы бу утырышта ачык калды. Аны алдагы утырышларда көн тәртибенә кертәчәкләр. Алдагы мәхкәмә утырышы 7 апрель, 14 сәгатькә билгеләнгән.

Мисбах бабайны мәхкәмә бинасыннан алып чыгалар
Мисбах бабайны мәхкәмә бинасыннан алып чыгалар

XS
SM
MD
LG