Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип ике көн Казанны шаулатты


Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип Казанда җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

7-8 апрельдә Казанның Тинчурин театрында Арча якташлар җәмгыяте “Тукайлы туган ягым” дигән зур мәдәни кичә оештырды. Алар беренчеләрдән булып республика күләмендә Тукай исемен яктырткан зур чараларны башлап җибәрделәр.

Ел саен үткәрелә торган Арча көннәре быел Тинчурин театрында апрель аена туры килгән. Оештыручылар моны Тукайның 130 еллык юбилее белән бәйләде. “Тукайлы туган ягым” мәдәни чарасының башында Тинчурин театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов торган. Ул Арча якташлар җәмгыятенең рәисе дә икән. “Арча көннәрен бары тик үзебезнең театрда үткәрәсе килде. Мин үзем дә Арча районыннан. Әлеге очрашуны атнага сузарга кирәк, ике көн тамашачылар өчен бик аз”, дип сөйләп китте Фәнис әфәнде.

Концертка Арча районының үзешчән сәнгать төркемнәре, педагогия көллияте студентлары өч сәгатьтән артык җыр-биюле, уен коралларына үрелеп барган програм әзерләп килгән. Алар янына Арчадан чыккан, анда туып-үскән, бүген татар сәхнәсендә үз урыннарын тапкан Илназ Гарипов, Гүзәл Идрисова, Рәфинә Гайниуллина, Рөстәм Закиров, Гөлзада Сафиуллина, Нурзадә кебек җырчылар чыгыш ясады. “Без беркемне дә җырлагыз әле дип, көчләп китермәдек. Барысы да үз күңелләре җитеп, якташлар очрашуына килде. Арчадагылар район хисабына, район башлыгы биргән автобусларда килеп җиттеләр”, ди Фәнис әфәнде.

Театр фойесында шушы көннәр кысаларында Арча районыннан чыккан бик күп язучы-шагыйрьләр китапларының күргәзмәсе оештырылган иде. Арча районының дүрт язучысы Тукай премиясенә лаек булган: Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Дияз Вәлиев. Әлеге шәхесләрнең күргәзмәләрен тулысынча урнаштырганнар.

“Бу күргәзмәләр музейда да, китапханәләрдә дә эшли, районның үзенә дә алып кайтабыз. Гомумән, мондый чаралар кирәк бу – аралашу, татар телебезнең үсешенә бик тә файдалы булган очрашу”, диде Казан арты тарих этнография музееның мөдир урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Аның фикеренчә, Арча, концерт вакытында гына матур итеп күрсәтелми, ул чыннан да актив һәм тырыш район. Спорт, белем бирү өлкәләрендә дә Арча алга киткән районнар арасында икән. “Мондый якташлар очрашуы күп очракта халыкның үзеннән һәм район җитәкчелегеннән тора”, ди күргәзмәне оештыручы Шәфигулла Гарипов.

Күпләр Фәнис Мөсәгыйтовның Тинчурин театры җитәкчесе булуының да роле зур дип уйлый. Арчаның алга киткәнлеген Казанга якын урнашуы белән аңлатучылар да табылды. “Элек-электән Арчада мәдәрәсәләр күп булган, педагогия көлләтендә укытучылар әзерләгәннәр. Иҗади кешеләргә дә бай безнең район. Юктан гына Тукай да Арчаны Казан арты дип әйтмәгәндер”, ди Шәфигулла әфәнде.

Арча якташлар җәмгыятенең очрашуы традициягә әверелеп бара. “Ике ел рәттән үткәрелә. Былтыргысында да чыгыш ясадым. Бөек Тукаебызының 130 еллык юбилее якынлашып килгәндә район һәм республика күләмендә узучы бу чара барыбыз өчен дә бик мөһим һәм шатландыра”, диде Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм Арчада туып үсүенә горурлануын әйтте.

Мондый якташлар очрашуын башка районнар да уздыра ала. Шул ук Тинчурин театрында Балык Бистәсенең очрашуы үткән. Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, ул Арчаны гына алга сөрми. “Башка шәһәр-районнар өчен дә безнең бина ачык, алар Тинчуринда үз очрашуларын үткәрсә, мин шатланам гына”, ди театр мөдире.

XS
SM
MD
LG