Accessibility links

Клара Булатова: "Мин үземнән үзем көлә беләм. Озак яшәү сере шундадыр"


Клара Булатова: "Мин үземнән үзем көлә беләм. Озак яшәү сере шундадыр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Клара Булатова: "Мин үземнән үзем көлә беләм. Озак яшәү сере шундадыр"

Үткән атна азагында Казанда Тукай бүләгенә ия шагыйрә Клара Булатова Азатлыкка 80 яшьнең ни икәнен аңлатты. Язучылар йортында үткән иҗат кичәсендә ул җор теллелеге белән күпләрне сокландырды. Якташлары килеп зурласа, Татарстанның мәдәният министрлыгы котлау хаты гына җибәргән.

8 апрель республиканың Язучылар йортының Тукай клубы залында халык шагыйрәсенең иҗатын һәм үзен яратып килүчеләр ике сәгатьтән артык тамаша карады. Клара ханымны котларга Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Корбан, шагыйрәнең якыннары һәм якташлары, укучылары килгән иде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе һәм ярдәмчеләре килеп йөрмәгән, котлау хаты гына юллаган. Әлеге хәлгә Клара ханым тыныч карады, күрәсең, аңа инде ул мохтаҗ түгел, кәефе үзгәрмәде, зал тулы халык аны көтте.

“Мин үземнән үзем көлә беләм. Озак яшәү сере шундадыр. Тик көлү миндә кайчагында күз яшьләре аша чыгадыр. Мин бит сугыш чоры балаларының бер вәкиле”, дип сөйләп китте безгә Клара Булатова.

Аның фикеренчә, сиксән яшь ул – бик күп, бигрәк тә хатын-кыз өчен. “Яшисең икән, эшләп яшәргә кирәк! Сиксән – сиксән бит инде ул, унсигез түгел. Ул егерме генә дә түгел, ул хәтта алтмыш кына да түгел, ул җитмеш биш тә түгел. Ул инде сиксән!”, диде елмаеп юбиляр.

Клара Булатова - Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итә, гомеренең күп өлеше дә шул калада уза. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге үз язучыларына һәрдаим ярдәм итә. Җитәкчесе Рәфкать Шәһиев сүзләренчә, ярдәмне, беренче чиратта, нефтьчеләр күрсәтә икән. “Рухият” яңарыш вакыфы аларның китапларын чыгарып, тәкъдим итү кичәләре үткәрә, язучыларның сәламәтлеген кайгыртып, шифаханәләргә юлламалар бирә, диде Рәфкать әфәнде.

Клара ханымның юбилее уңаеннан, шагыйрә белән очрашулар уздырганнар. 20 апрельдә кабат зур чара үткәрергә ниятлиләр. “Ул үзенең иҗаты белән моңа лаек. Клара апа әдәбиятка яшь буынны җәлеп итү эшләрен дә алып бара. Биш ел рәттән Әлмәттә аның исемендәге премия тапшырыла”, дип билгеләп үтте Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шәһиев.

Шагыйрә, танылган радио алып баручысы Шәмсия Җиһангирова фикеренчә, Клара Булатова башкалар кебек Казанга ашкынмаган, һәрчак үз туган ягында иҗат иткән һәм каләме аша яңа буынны тәрбияләүдә бик күп көч куйган.

“Клара Булатованың укытучы буларак даны Казанга кадәр килеп җитте. Аның иҗаты да кояшлы. Бүген ул кырыктан артык китап авторы”, ди Шәмсия ханым. Ул олы яшьтәге язучыларга игътибар җитү-җитмәү мәсьәләсен дә күтәрде. Аның әйтүенчә, татарда язучылар күп. Гаиләдә балалар саны артып китсә, бөтенесенә дә тигез игътибар җитми дип саный икән бала кеше. “Мин үземне урта яки өлкән буын язучылар рәтенә кертсәм дә, миңа игътибар җитеп бетми, минем иҗатым тиешенчә бәяләнми дия алмыйм. Чөнки без күп, 400ләп шагыйрь-язучылары булган милләтләр бик сирәк”, дип белдерде Шәмсия Җиһангирова.

Әлеге кичәдә Искәндәр Биктаһиров, Георгий Ибушев, Марат Фәйрушин кебек мәшһүр сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Алар Клара Булатова шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Күрүебезчә, иҗат кичәләре, халык белән бергә булу юбилярга әле дә ошый, йөзендә канәгатьлек, сүз белән дә күрешү шатлыгын әйтте ул.

XS
SM
MD
LG