Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Поклонскаяның Мәҗлесне тыю карарын гаепләп чыкты


Әлеге карардан соң үзен Мәҗлес белән бәйләгән теләсә-кайсы кырымтатар "экстремизм"да гаепләнә ала.

Русия тарафыннан басып алынган Кырым прокуроры Наталья Поклонскаяның Кырымтатар Милли Мәҗлесе вәкаләтен туктату турындагы карары хакимият яклавында булырга тиешле азчылык халыкларының болай да аз калган хокукларын тагын да боза. Бу хакта Amnesty International халыкара хокук яклау үзәге белдерүендә әйтелә. Шулай ук әлеге белдерүдә Русия хакимиятенең аннексияләгән Кырымда кырымтатар халкын вәкаләтлек итүче оешманы эзәрлекләве ассызыклана.

Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге Поклонская карары нигезендә хәзер "Мәҗлес белән азмы-күпме бәйле булган кеше экстремизмда гаепләнергә мөмкин".

Кичә Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Наталья Поклонская карарын кискен тәнкыйтьләп чыкты. Үзенең Facebook битендә ул бу карарны “җинаятьчел” дип атады.

XS
SM
MD
LG