Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes чыгарган Русиянең иң бай 200 эшмәкәре исемлегендә биш татарстанлы да бар


Русиядә иң бай кеше саналган Леонид Михельсонның кереме бер елда 2,7 миллиард долларга арткан.

Forbes Русиянең иң бай 200 эшмәкәр рейтингы хисабын бастырды. Анда биш татарстанлы да бар.

Русиядә иң бай кеше "Новатэк" һәм "Сибур" ширкәтләре хуҗаларының берсе булган Леонид Михельсон ( $14.4 млрд). Бер елда аның байлыгы 2,7 миллиард долларга арткан. Шулай ук беренчеләр рәтендә «Альфа-Групп» башлыгы Михаил Фридман( $13.3 млрд). USM Holdings җитәкчесе Алишер Усманов ( $12.5 млрд) бар.

Татарстанлыларга килгәндә, ТАИФ ширкәтеннән Айрат һәм Радик Шәймиевләр исемлекнең 126-127нче урыннарында урнашкан. Аларның байлыгы 700 миллион доллар дип исәпләнә. ТАИФның тагын ике вәкиле – Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов 650 миллион доллар белән 131-132нче урыннарда.Татарстаннан Алексей Семин (ASG) 152нче урында. Аның байлыгы – 550 миллион доллар. Барлык татарстанлылар да рейтингта түбән төшкән.

XS
SM
MD
LG