Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Тукайны искә алу чарасында быел Татарстаннан вәкилләр катнашмый


Истанбулдагы Тукай һәйкәле
Истанбулдагы Тукай һәйкәле

Тукайның 130 еллыгы уңаеннан узачак чарада шагыйрьнең төрле телләрдә шигырьләре дә яңгыраячак.

15 апрельдә җомга көнне көндезге сәгать икедә Истанбулның Топ Капы сараенда төрки мәдәниятләр йортында Тукайның 130 еллыгы чарасы узачак. Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы Азатлыкка сөйләвенчә, чарада җирле татарлар, Татарстан студентлары катнашачак.

“Беренчендән, фотограф Атилла Күнтүзның “Татарстан һәм Габдулла Тукай” исемле фотокүргәзмә ачыла. Ул анда үзе кайда нәрсә төшерелгәнен, нинди уйлар белән төшергәнен аңлатачак.

Соңыннан Истанбул шәһәр мэриясенең мәдәният бүлеге мөдире Невзад Кутубнең, Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айдар Гашыйгуллин сүз алачак. Мин дә сөйләячәкмен. Соңыннан Русиянең Истанбулдагы баш консулы Андрей Подъелышев сөйләве көтелә”, диде ул.

Гөлтан Ураллы
Гөлтан Ураллы

Чыгышлардан соң Тукай турында фильм күрсәтеләчәк. Аннары Тукайның тормышы, шагыйрьнең төрекчә, татарча, урысча, инглизчә шигырьләре сөйләнәчәк.

Кунак йортында чәй мәҗлесе оештырыла, таташ ашларыннан авыз итү булачак, паркта Татарстан музеена кереп чыгарга уйлыйбыз. Истанбулда укучы студентлар биюләр һәм җырлар оештырачак. Чара Туган тел белән тәмамланачак”, диде Гөлтан Ураллы.

Узган елларда Татарстаннан яки Русиянең башка төбәкләреннән татарлар катнашса, быел килүчеләр юк. Гөлтан ханым әйтүенчә, бу Төркия белән Русия арасында мөнәсәбәтләр суынуы, ягъни ниндидер сәяси хәлләргә бәйле түгел.

“Башта без зур залны арендага алган идек. Анда Татарстаннан да килерләр дип уйладык. Програм 24 апрельгә билгеләнгән иде. Казанда ул көнне “Ак калфак” хатын-кызлар форумы планлаштырылганга аны үзгәртергә булдык һәм паркка күчердек. Шуңа быел сәнгатькәрләр килмәячәк. 22 майда Сабантуй узачак. Анда Татарстаннан сәнгатькәрләр килер дип уйлыйбыз. Мәдәният министрлыгына хатлар җибәрелде”, диде ул.

XS
SM
MD
LG