Accessibility links

Хокук яклаучылар Кукмарада яшүсмернең үз-үзен үтерүен тикшерү эшен күзәтә


Кукмара районында 14 яшьлек үсмернең үзен үтерү сәбәбе укытучыларның басымы була ала, диде Азатлыкка хокук яклаучы Булат Мөхәммәтҗанов.

Татарстан Тикшерү комитеты Балыклы авылында булган фаҗигале хәлне тикшерә. Тикшерү барышын "Акцент" кеше хокуклары төркеме башлыгы Булат Мөхәммәтҗанов күзәтә.

"15 апрельгә каршы төндә Кукмара районында 14 яшьлек егет үзен үтергән. Әтисе белән бүген генә сөйләштем. Җинаять эше әлегә ачылмаган, аңарчы тикшерү булырга тиеш. Без тикшерү барышын күзәтәбез", диде адвокат Азатлыкка.

Балыклы авылында яшәгән үсмер соңгы араларда өйдә дәүләт имтиханын (Основной Государственный Экзамен - ОГЭ) бирә алмаячагыннан куркуын әйткән булган, укытучыларның "син бирә алмыйсың аны" дигән сүзләрен кабатлаган.

Булат Мөхәммәтҗанов җинаять эше ачылса мәрхүм үсмернең гаиләсе мәнфәгатьләрен яклаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG