Accessibility links

Кайнар хәбәр

70 яшьлек татар бабае террорчылыкка булышлык итүдә гаепләнә


70 яшьлек Таһир Хәсәнов 11 майга кадәр сак астында калачак
70 яшьлек Таһир Хәсәнов 11 майга кадәр сак астында калачак

Түбән Новгородта 70 яшьлек татар бабае террорчылыкка ярдәм күрсәтүдә гаепләнә. Сак астына алынган бабайга туганнары белән очрашырга рөхсәт итмиләр.

Хаҗда да булып кайткан Түбән Новгородта яшәүче Таһир Хәсәнов 11 март көнне сак астына алынган. Аның кызы Гөлнара Гатина әтисе белән күрешергә рөхсәт итмәүләрен, шуңа бөтен мәгълүматны бары адвокат аркылы гына белә алуын әйтә. Гатина белән әтисен тоткарлау сәбәпләре турында сөйләштек.

– Гөлнара ханым, әтиегезне ни өчен тоткарладылар?

– Минем әтием 70 яшьлек пенсионер, II төркем инвалид, аның ике инфаркт булды, шикәр авыруы бар. 11 март көнне тоткарлаганнар. Бу хакта миңа күршеләр хәбәр итте.

Без аны эзләргә тотындык. ФСБга киттек. Андагы хезмәткәр әтинең Русия җинаять кодексының 205.1 маддәсенең ("террорчыл эшчәнлеккә булышлык итү") 1нче өлеше нигезендә тоткарланганын әйтте. Аннары адвокат ялладык һәм бөтен мәгълүматны аның аркылы гына белә алдык.

2014 елны минем әтием белән Үзбәкстан ватандашы яшәгән һәм аның белән бергә Ингушетия ватандашы эшләгән. Әлеге ингуш кешесе безнең өйгә дә килеп йөри башлаган. Кайвакыт кунача да калгалаган. Ул намаз укырга тотынган, исемен үзгәрткән. Күпмедер вакыттан соң ул Ингушетиягә кайтып китә һәм анда чит ил паспорты ясата. Аннары Мәскәү аша Истанбулга очып, инде Сүриягә китә. Әлеге хәлләрдән соң ел ярым узгач, быел февральдә ул кеше шул Үзбәкстан кешесенә дип шалтырата. Телефон трубкасын әти ала һәм аңа башка өйгә шалтыратмаска куша. Үзбәкстан ватандашын да кисәтә.

Шушы шалтыратудан соң әтине һәм Үзбәкстан ватандашын тоткарлыйлар. Алардан сорау алалар да җибәрәләр. Аннары бер-ике атналап вакыт узгач әтине өйдән алып киткәннәр. Имеш анда патроннар, тыелган дини китаплар табылды дигәннәр. Бу җомга 11 мартта кичке тугызда була. Инде шимбә көнне мәхкәмә аны ике айга сак астына алу турында карар чыгарган.

Безгә хәбәр итүче булмады. Дәүләт биргән адвокат безне тапмадым дигән булды, гәрчә әти безнең туганнарның телефонын да биргән булган. Без берничә көн узгач кына белдек.

– Димәк, сезнең әтиегезне шул Сүриягә киткән Ингушетия ватандашы белән аралашкан өчен тоткарлаганнармы?

– Шулайдыр инде. Анда дәлил буларак Ингушетия ватандашы белән яшәгән хатын-кызның аңлатмалары китерелә. Ул анда үзе белән яшәүче әлеге ир кешенең әти белән аралаша башлаганнан соң ниндидер сәергә әйләнүен, еш кына интернетта утыруын, исемен үзгәртүен әйткән. Шуннан соң ул киткән һәм ул аны инде башка күрмәгән. Бу әлеге хатын-кыз язганнардан.

Аннары анда Үзбәкстан, Таҗикстан ватандашларының да аңлатмалары китерелә. Алар әтинең өендә ниндидер телевидение карауларын әйтәләр. Башта ул иярчен аша чит ил каналы булуы әйтелә. Имеш ул гарәп телендә булган. Анда Сүрия күрсәтелгән. Әти аларга: “Чын ислам анда” дип әйткән икән. Хәзер инде алар “Вести” тапшыруын караган икән диләр. Тегеләр урысча аңламау сәбәпле, имеш әти аларга тәрҗемә итеп барган. Әмма минем әти үзе дә татарчадан башка телне рәтләп белми.

Таһир Хәсәнов хаҗда
Таһир Хәсәнов хаҗда

Шаһит буларак әтинең күршесен чакырганнар. Аның белән анда бик тупас сөйләшкәннәр. Әтинең үгетләү көче зур дигән кәгазьне имзалатмакчы булганнар, әмма ул баш тарткан. Әтинең бер дустының өенә килгәннәр. Ул физик яктан бик сәламәт түгел. Аны бөтенләй кыйнаганнар. Ниндидер кәгазьләр имзаларга кушканнар.

Адвокат бүгенге көндә әтигә каршы бернинди дәлилләр булмавын әйтә. Хәтта очный ставка вакытында әти белән яшәгән Үзбәкстан ватандашлары да кәгазьдән нәрсәдер өйрәнеп утырган. Язып биргәннәрдер күрәсең. Теге ингуш белән яшәгән хатын-кызның аңлатмаларында да бернинди фактлар китерелми, бары фаразлар гына. Бу барысы да адвокат сүзләре.

Аннары ул ингушның бит Сүриядә инде абыйлары сугыша торган булган. Ул алар белән аралашып торган. Аны "Ислам дәүләте" оешмасы яклы сугышырга киткән дип язалар, әмма дәлилләр бит юк. Алар бары шул ингушның Сүриядән телефон шалтыратуын гына тотып калганнар, ә калганы билгесез. Аннары бит ул әтигә түгел, ә теге Үзбәкстан ватандашына шалтыраткан булган. Ә ул Үзбәкстан ватандашы иректә йөри. Ул бу эш нигезендә шаһит булып кына бара.

– Ул Үзбәкстан ватандашы әтиегездә бүлмә яллап тора идеме?

– Минем әти бөтен кешене кызгана ул. Шуңа шул Үзбәкстан ватандашларын да үз фатирына сыендырып, аларны ашатып ята. Имеш аларның эше дә, акчасы да юк. Алар бит шулай ук мөселманнар, булышырга кирәк, ди. Әти кесәсендә соңгы тиенен бирә торган кеше.

Әти алар белән таныш булуын кире какмый, ди адвокат. Алар өйдә бергәләп җәмәгать намазы укыганнар, дин турында сөйләшкәннәр. Әмма Сүриягә бару, ниндидер сугышта катнашу турында сүзләр булмаган.

– Ни өчен сезнең әтиегезне тоткарлаганнар, ә Үзбәкстан ватандашын юк?

– Үзбәкстан ватандашын тоткарлау аларга кызык түгел, ә монда җирле татар кешесе. Аннары аларны шаһит буларак кулланалар. Күрәсең, бөтенесен әтигә аударырга кушалардыр. Бөтенесен тоткарласалар әтигә каршы кем мәгълүмат бирсен соң. Аларга бит шаһитләр кирәк.

– Димәк сак астына алынудан соң сезнең әтиегезне күргәнегез юк?

– Безгә күрешергә рөхсәт итмиләр. Сәбәбе дә әйтелми. Шул рәвешле алар кирәкле кәгазьләрне имзалатыр өчен аңа басым ясыйлардыр күрәсең.

Без аны өй сагына күчерергә телибез, чөнки ул анда медицина блогында тотыла. Әмма мәхкәмәдә аның авырулары өй сагына күчерергә мөмкинлек бирә торган чирләр исемлегенә керми диләр. Аннары аның чит ил паспорты бар. Качарга мөмкин икән.

Узган җомга көнне мине дә сорау алуга чакырганнар иде. "Ә сез иярчен телевидение карыйсызмы?" кебек сораулар бирделәр. Минем әтигә мөнәсәбәтемне сораштылар.

Ул көнне аны экспертизага алып килгән булганнар. Шул вакытта миңа әтине күрсәттеләр. Мескен сабый бала кебек утыра, йөзе саргайган, мине күргәч елап ук җибәрде.

XS
SM
MD
LG